Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Каманың истәлекле урыннары

Түбән Камада кайда барырга, нәрсәләр карарга? Татарстан нефть химиясе башкаласының иң матур һәм күренекле урыннары турында сөйлибез.

Түбән Кама — бик яшь шәһәр, аңа 1960 елларда нигез салынган, шуңа күрә барлык истәлекле урыннар да безнең чорга карый, әмма искәрмә бар — шәһәр территориясендә ХХ гасыр архитектурасы үрнәге сакланган. Сүз сәүдәгәр Стахеев утары (йорты) турында бара (аны шулай ук Чикин йорты яки Александра Стахеева-Чикина дачасы дип тә атыйлар). Ул Красный Ключ поселогы территориясендә, Каманың шәһәр яр буеннан ерак түгел урнашкан. Дөрес, тарихи урын җитди реставрация таләп итә. Стахеев йорты шактый таушалган булуы һәм бу эшләргә җитди сумма таләп ителгәнлектән, әлеге мәсьәлә белән җирле хакимият шөгыльләнә. 

Химиклар проспекты белән Бакый Урманче урамы киселешендә Түбән Каманың дүрт манаралы матур үзәк «Җәмигъ» мәчете урнашкан. Шәһәр кунакларын бина үзенең матурлыгы һәм гадәти булмаган архитектурасы белән таң калдыра. Мәчет тирәсендәге мәйдан сигез почмак формасындагы ясалма брусчатка белән түшәлгән. Ул соры һәм яшел төстә, шуңа күрә кош биеклегеннән классик Көнчыгыш орнаменты күрергә була. Гыйбадәт залы 500 кешене сыйдыра. Намаз уку залына ике мәрмәр баскыч алып бара.

Туристлар Түбән Камада һичшиксез күрергә тиешле тагын бер урын бар. Ул — Татарстан Республикасында тиңдәше булмаган уникаль велосипедлар музее. Музей Яшьлек урамындагы автошәһәрчек территориясендә урнашкан. Анда велохәрәкәт энтузиастлары тарафыннан инде 50 дән артык раритет экспонат җыелган (совет, Россия һәм чит илнекеләр). Әйтергә кирәк, велосипедларның күбесе хәрәкәт итәрлек хәлдә. Әмма музей экспонатларының берсе аеруча игътибарга лаек — бу Гиннесс рекордлар китабына кертелгән 8,4 см озынлыктагы велосипед!

Һичшиксез, матур фотолар ясау өчен шәһәр кунакларына «Изге чишмә»дә дә булырга кирәк. Бу урында тау битеннән берничә шарлавык агып төшә, тирә-ягы агачлар белән уратып алынган. Табигый комплексның аскы мәйданчыгында чишмәләрдән тулып торучы кечкенә күл бар. Югарыда коену урыны, шулай ук зур беседка урнашкан.

Шәһәр үзәгендә шәһәргә нигез салучы Николай Лемаевка һәйкәл урнашкан. Лемаев — «Нижнекамскнефтехим» предприятиесенең беренче җитәкчесе. Ә беренче мәктәп янында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә ачылган комплексны күрергә була.