Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада «Митягин ключ» чишмәсе

Түбән Камада «Митягин ключ» чишмәсе
  • Тасвирлама:

    Түбән Каманың Урман урамындагы «Митягин ключ» чишмәсе 2022-23 елларда «Татнефть» нең грант ярдәме белән реконструкцияләнә.

  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Урман урамы

Урман урамындагы «Митягин ключ» чишмәсе, тарихи мәгълүматларга караганда, Новгородтан качкан крепостной крестьян Митяга хөрмәтенә аталган. Башта Митяга хатыны белән Кама елгасының сул як ярына (Сәнтәктән ерак түгел) килеп урнаша, озакламый алар янына башка кешеләр килеп төпләнә. Юлбасарлардан качып соңрак алар Кама ярыннан ераккарак — безнең көннәргә кадәр сакланган чишмә янына күченә. Митяга анда озак яшәми — авыр эштән соң бозлы су эчеп, каты гына авырып китә һәм шуннан савыга алмыйча үлә. Крестьяннар моны начарга юрыйлар һәм яңа урынга күченәләр — соңыннан ул Сүбәләк авылы була. Авыл чәчәк ата, кешеләр уңыш белән сату итә, терлек үрчетә, балык тота. 1970 елларда аның янында нефть химиясе объектлары төзелә башлый, шуңа күрә халык зур Афанасовога күчеп килә. Сүбәләк авылыннан безнең заманга кадәр бары тик гыйбадәтханә генә сакланып калган. Ул күптән түгел генә реставрацияләнде. КИУның Түбән Кама филиалы студентлары, «Митягин ключ» чишмә суын тикшергәннән соң, аның водород күрсәткече, нитритлар, карбонатлар, селте, нитратлар, сульфатлар һәм фосфатлар буенча ПДК дан артмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Димәк, бу су эчәргә яраклы һәм куркынычсыз, дип нәтиҗә ясый студентлар.