Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада сугышчы-интернационалистлар истәлеге комплексы

Түбән Камада сугышчы-интернационалистлар истәлеге комплексы
  • Тасвирлама:

    Сугышчы-интернационалистларга һәйкәл Түбән Камада 2016 елда куелды. Аны ачу тантанасы Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 27 ел тулган көнне булды.

  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр пр. (1 нче квартал)

Мемориалда ак таш өстенә ял итәргә утырган солдат сурәтләнә, аның кулында автомат. Элек биредә сугышчы-интернационалистларга багышланган стела куелган иде. Ул 1994 елда урнаштырылды. Монументның архитекторы — Габдулла Тукай исемендәге премия иясе Фирдәвис Ханов, рәссам — Владимир Мәхмүтов. Әфганстанда Түбән Каманың 14 кешесе һәлак булган, Чечняда — 20 кеше. Аларның исемнәре мемориалның бер өлеше булган диварга уеп язылган. Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган комплекс Төзүчеләр проспектындагы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе янында урнашкан.