Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада теләкләрне үтәүче Яша исемле клоун

Түбән Камада теләкләрне үтәүче Яша исемле клоун
  • Тасвирлама:

    Түбән Каманың Мурадьян урамындагы «Кояшлы алан» паркында гадәти булмаган эскәмия урнаштырылган — анда утырган һәркемне Яша исемле клоун кочаклый. Яша — теләкләрне үти, дип ышана түбәнкамалылар.

  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Мурадьян урамы, 7

Клоунлы эскәмия Түбән Кама паркында 2015 елда «Минем эскәмия» проекты ярдәмендә барлыкка килде. Аның авторлары — «Энергопрогресс» инженерлык үзәге белгечләре. Дустанә клоун аңа утырган һәркемне кочаклап ала. Җирле халык арасында йөргән ышанулар буенча, клоунның борынын сөрткән кешене һәр эшендә уңыш көтәчәк. Клоунга Яша дип исем кушканнар. Ә эскәмияне «Яхшы кәеф эскәмиясе» дип атадылар.