Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Каманың «Гаилә» паркында «Сыерчык оясы»

Түбән Каманың «Гаилә» паркында «Сыерчык оясы»
  • Тасвирлама:

    Түбән Каманың «Гаилә» үзәк шәһәр паркында гадәти булмаган корылма — 240 сыерчык оясы булган биек агач бар.

  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 76а

Түбән Каманың «Гаилә» үзәк шәһәр паркында гадәти булмаган агач табарга була: аны яфраклар түгел, ә 240 сыерчык оясы бизәп тора. Шуңа күрә паркның төп мәйданы да «Сыерчык оясы» дип атала. Биредә күпфункцияле павильон урнашкан, аның йортлары да сыерчык ояларын хәтерләтә. Бер генә аерма бар — алар зуррак. Гадәти булмаган агачның башында күкеле сәгате булган сыерчык оясы урнашкан.