Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада Николай Лемаев һәйкәле

Түбән Камада Николай Лемаев һәйкәле
  • Тасвирлама:

    Түбән Кама тарихы Николай Васильевич Лемаев исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу шәхескә багышланган һәйкәл 2001 елда шәһәр үзәгендәге шул ук исемдәге скверда куела. Һәйкәлне җирле архитектор Фирдәвис Ханов проектлаштыра.

  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Лемаев мәйданы

Николай Васильевич Лемаев 1929 елның 14 ноябрендә РСФСРның Урта Идел краеның Самара округы Красный Яр авылында туа. Уфа нефть институтын тәмамлый, техник фәннәр докторы дәрәҗәсен ала. 1963 елда төзелә торган Түбән Кама химия комбинатын җитәкли (соңрак ул Түбән Кама нефть химиясе комбинатына, аннары — «Нижнекамскнефтехим» җитештерү берләшмәсенә үзгәртелә). 1985 елга кадәр ул берләшмәнең генераль директоры була. Түбән Каманың синтетик каучук һәм мономерлар җитештерү предприятиесе Лемаев җитәкчелегендә илнең иң эре берләшмәсенә әверелә. 1985 елда Николай Лемаев СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә. Шул ук елда Лемаев министр вазифасын үти башлый. 1989 елдан (1990 елга кадәр) — СССРның химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры. 1981 елда нефть химиясе тармагын торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен Николай Васильевич Лемаевка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Талантлы җитәкче РСФСР Югары Советы һәм ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Николай Лемаев 2000 елның 24 декабрендә вафат була. Мәскәүнең Троекуровск зиратында җирләнә.