Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Каманың Үзәк «Җәмигъ» мәчете

Түбән Каманың Үзәк «Җәмигъ» мәчете
  • Тасвирлама:

    Түбән Каманың Үзәк мәчете 1989-1996 елларда төзелгән һәм шәһәрнең утыз еллык юбилее уңаеннан ачылган.

  • Сайт:

    https://muhtasibatnk.ru/

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 59

«Җәмигъ» мәчете Түбән Каманың үзәгендә урнашкан. Мәчетнең биеклеге 66 метр булган дүрт манарасы бар. Манарасының 32 нче метрында азанчы өчен көн яктылыгы бирә торган итеп аркалы уемтыклар ясалган. Мәчетнең бер ягыннан Химиклар проспекты, ә икенче ягыннан танылган татар рәссамы хөрмәтенә аталган Бакый Урманче (1897-1990) урамы уза. Җәмигъ мәчетенә төп керү юллары көнбатыш һәм көнчыгыш фасадлар ягыннан урнашкан. Мәчет тирәсендәге мәйдан сигез почмак формасындагы ясалма брусчатка белән түшәлгән. Ул соры һәм яшел төстә, шуңа күрә кош биеклегеннән Көнчыгышның классик орнаментын күрергә була. Гыйбадәт залы 1,5 мең кешене сыйдыра. Намаз уку залына ике мәрмәр баскыч алып бара. Аның мәйданы — кв. м, ә Түбән Каманың Үзәк мәчетенең гомуми мәйданы 2,5 мең кв. м. Гыйбадәтханә составына мәдәният һәм тарих үзәге, шулай ук китапханә керә. Гомумән алганда, архитекторлар Р. И. Макуева һәм Ф. Г. Ханов эшләгән объект хәзерге татар архитектурасының неоромантик агымын чагылдыра.