Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада «Без белдек: шәһәр булачак!» скульптур композициясе

Түбән Камада «Без белдек: шәһәр булачак!» скульптур композициясе
  • Тасвирлама:

    Шәһәрнең 55 еллык юбилее көнендә, 2021 елда, Түбән Камада беренче төзүчеләр хөрмәтенә «Без белдек: шәһәр булачак!» исемле скульптур композициясе барлыкка килде.

  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр пр., 14

Түбән Каманың комплекслы шәһәр музее каршындагы мәйданчыкта скульптур композиция урнаштырылган, андагы бронза сыннар шәһәрне төзегән дистәләгән эшчеләрнең хезмәтен гәүдәләндерә. Бу — геодезист, эретеп ябыштыручы, ташчы, архитектор, штукатур-буяучы һәм башкалар. Яңа скульптура композициясен «Без белдек: шәһәр булачак!» дип атыйлар. Тугыз скульптура нигезендә 1957 елдан бирле саклана торган реаль фотографияләр ята, ә образлар җыелма булып тора. Эшне Казаннан яшь скульптор Артур Давыдов башкара. Проектны Эмиль Сираҗетдинов җитәкли. Композиция янында «Урак һәм чүкеч» скульптурасын күрергә була. Шунда ук Түбән Каманың мактаулы гражданнары фотолары төшерелгән мактау тактасы да бар.