Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада сәүдәгәр Стахеев утары

Түбән Камада сәүдәгәр Стахеев утары
  • Тасвирлама:

    1890 елда сәүдәгәр Иван Стахеев Түбән Камадагы хәзерге Красный Ключ поселогы территориясендә кызы Александра өчен йорт төзи. Кыз офицер Василий Чикинга кияүгә чыккач, аны Чикиннар йорты дип атый башлыйлар.

  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Красный Ключ бистәсе, Садовая урамы, 9

Стахеевларның ике катлы таш йорты Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә урнашкан. Утар XX гасыр башында Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар тарафыннан төзелә. Зиннәтле сарайга охшаган йортны төрлечә атыйлар: управляющий Чикин йорты, Александра Стахеева-Чикина дачасы, әмма аның рәсми исеме — сәүдәгәр Стахеев И. И. — Крыжановский Н. А утары. Озак вакыт бу бинада милиция бүлеге, балалар бакчасы, Красный Ключ поселогының администрациясе урнаша. Красный Ключ поселогы 1666 елда ук барлыкка килгән. Ул вакытта ул Изге чишмә (Святой ключ) дип атала (Совет власте елларында Красный Ключ дип үзгәртелә). 1882 елга кадәр имение Оренбург генерал-губернаторы, генерал-адъютанты Николай Крыжановскийныкы була. Аннары ул аны Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевларга 400 мең сумга сатып җибәрә. Яңа хуҗалар монда зиннәтле дача төзи башлый. Йорт Иван Стахеев акчасына 1900 елда төзелә. Ул чагында ук йортта электр уты кертелә (ишегалды да электр фонаре белән яктыртыла), канализация һәм суүткәргеч төзелә. Дача тирәли ярга таба юкә һәм чыршы, ак чыршы, эрбет агачы утыртыла, ә ерак түгел часовня куела. Стахеевлар экзотик җиләк-җимеш үстерү өчен оранжерея, теплицалар төзи. Җиләк-җимеш бакчасы булдыралар. Изге Чишмәдә Стахеев ярдәме белән пар машиналары белән он тарту-ярма эшкәртү заводы һәм тимерче алачыгы эшли башлый. Ат абзары, икмәк амбарлары төзелә, умарталык булдырыла. Совет елларында исә ике катлы йорт каршында пролетариат юлбашчысы Владимир Ленинга һәйкәл куела. Революциядән соң Стахеевлар гаиләсенең күпчелек өлеше эмиграциягә китә, ә аларның утарын талап тараталар. 1918 елда Стахеевлар дачасы мәктәпкә әйләнә, биредә укытучылар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре әзерләү курслары үткәрелә. 1967 елга кадәр биредә ял йорты урнаша. Соңрак утарда янгын чыга, күпчелек корылмалар янып бетә. Озак вакытлар бу бинада яшәү урыны булмаган кешеләр көн күрә. Ә 2021 елның җәендә биредә зур янгын була. Җирле хакимият инде берничә ел тарихи һәйкәлне реставрацияләүгә акча табарга тырыша, чөнки бу утар Түбән Камада XIX гасыр архитектурасының бердәнбер үрнәге булып тора. Тарихи урынга 2 нче номерлы трамвайда барырга була.