Авыл сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа пунктлар ачыла
Хәзерге вакытта Түбән Кама районында 25 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Быел тагын ике пункт ачылырга тиеш. Алар Балчыклы һәм Түбән Уратма авылларында төзелә. Авыл җирендә эшләргә риза булучы 35 яшькә кадәрге табибларга, кызыксындыру максатыннан, 1 миллион сум акча бирелә. 2011 елда килгән яки 2012 елда киләчәк табибларга да шундый ярдәм булачак....
-
Чәчүгә чыктылар
Көннәр җылыту белән, туфрак өлгерүгә карап, хуҗалыклар язгы чәчүгә чыкты. Беренчеләрдән булып «Нефтехимагропром» арпа чәчүгә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматлар буенча, «Нефтехимагропром» - 700 гектарда, «Прикамский» 150 гектарда арпа чәчкәннәр. «Бәхетле-Агро», «Химокам-Агро» һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да сабан культураларын чәчүгә ныклап керештеләр. Район буенча гомуми 34000...
-
Язгы судан зыян күреп
Быел кар сулары бик мул булды. Әле өстән дә явып тора бит. Соңгы вакытта көннәр дә нык җылыта башлады. Мондый чакта авыл җирендә йортларга, каралты-курага су керүчән. Кызыл Чапчакта да нәкъ шулай булган: берничә көн элек өч торак йорт язгы сулардан зыян күргән. Су нык килә башлагач, авыл жирлеге Зәй...
-
Бию теле белән
«Райондашларыбыз - Красный Ключ поселогыннан биючеләр, ирле-хатынлы Валентина һәм Григорий Тупаевларны халык көчле алкышлар белән бүләкләде. Шундый оста биючеләребезнең әле Түбән Кама сәхнәсендә чыгыш ясаганнары юк дип беләм. Шәһәребез тамашачылары өчен зур югалту бу», дип язылган булган 1992 елда Казан циркында уздырылган IV керәшен фольклор фестивале турында «Туган як»та урын...
-
Авыр елларда да йолалар онытылмады
Актүбәдә без, утыз алтынчы елгылар, утыз бала идек. Бүгенге көндә шушы тирәдәге сигезебез (Марина Чернова, Анна Черкеева, Анна Шапошникова, Анна Шемаева, Анна Сабанаева, Александр Сабанаев, Евдокия Андреева) исән дип беләм, читтә гомер итүчеләрдән дә өч яшьтәшебез сау-сәламәт әле. Авыр сугыш еллары булганлыктан, без укырга кергәч, язарга ручка да, язу карасы...
-
Авыл саен таралган
Керәшеннәрнең Олы көне (Пасха) алты атна буе ураза тотканнан соң бәйрәм ителә. Быел ураза 27 февральдә башланып 15 апрельгә кадәр дәвам итә. 15 апрельдә исә Олы көнне бәйрәм итәчәкбез. Табигать уянган чакта, Кышкы тунын салганда, Язгы бәйрәм - Паска көне Җитә бозлар акканда. Безнең Мамадыш районындагы Колышчы авылында Олы көнне...
-
Яз игенчене ашыктыра
Быел язгы кыр эшләренә атна-ун көнгә соңгарак калып чыкмагайлары. Ләкин бу һич кенә дә, чәчү вакыты сузыла, дигән сүз түгел. Бары тик яз гына бераз соңлабрак килә. Кешеләрнең алдан әзерләп куйган планына табигать, әнә шулай, үзенең «төзәтмәләр»ен кертә. Туфрак өлгерүгә эшкә тотынганда, игенче моннан берни дә югалтмый, әлбәттә. Бу хакта...
-
Льготалы кредитлар
«Агропромышленность комплексын үстерү» программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле, муниципаль районда 1079 кешегә барлыгы 214 миллион сум льготалы кредит тапшырылган. Мондый максатчан кредитлар авыл кешеләренә мал-туар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа ягулык, чәчүлек орлык сатып алу, сарайлар төзү һ.б. өчен кирәк. 2011 елда гына 76 миллион сумлык 344 кредит бирелгән. Бу...
-
Сак булыгыз!
Орнитоз - кошларда һәм кешеләрдә була торган йогышлы авыру. Аны күзәнәкләр эчендә үрчи торган вирус барлыкка китерә. Орнитоз белән, нигездә, үрдәкләр, күркәләр, казлар, тавыклар, күгәрченнәр, тутый кошлар, чыпчыклар, фазаннар, акчарлаклар һәм башка кошлар чирли. Күркәләрдә авыру билге-ләре түбәндәгечә: бик нык ябыгалар, йомырка салулары кими. Үрдәкләр 20-30 көнлек вакытта еш чирлиләр....
-
Язгы эшләр якынлаша
Басуларда әле ап-ак кар ята, язгы кыр эшләренә дә ерак кебек. Шуңа да карамастан, язгы чәчүгә кагылышлы мәсьәлә көн кадагындагылар рәтендә. Дөрес, кыр эшләренә әзерлек инде күптән башланды. Тик көне якынлашкан саен киеренкелек арта гына бара. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары урынлы. Һава шартлары ничек килер, технология таләп...
-
Күпме чәчеләчәк?
Район хуҗалыкларында язгы чәчүгә хәзерлек дәвам итә. Иген культураларын күпме мәйданда чәчү мәсьәләсе дә хәл ителгән инде. Бу елда бөртекле культуралар 25000 гектарда булачак, аларның 7478 гектарын уҗым культуралары тәшкил итә. Техник культуралар 567 гектар мәйданны биләячәк. Яшелчәләргә - 50, азык культураларына (кукуруз, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне дә кертеп) 21455...
-
Фермер хуҗалыкларына игътибар арта
Казанда авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар арасында уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре дә бар иде. Сухрау һәм Каенлы авылы җирлеге башлыклары «Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклап калу» номинациясендә җиңгәннәр. Кызыл Чапчак авылыннан фермер Илнур Зәйнуллин хуҗалыгы «Татарстанның иң...
-
Форумда безнекеләр дә катнашты
Уфада Бөтенроссия аграр форум узды. Анда катнашкан Татарстан делегациясендә районыбыз вәкилләре дә бар иде. Форумда Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов та чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, авылда гаилә фермалары оештырылуы турында сөйләде. «Аларның өчесе эшли инде, якын киләчәктә тагын алты ферма төзеләчәк. Авыл җирлегендә 39 кешегә, шәхси хуҗалыкларын үстерү...
-
Ни хәлләрең бар, Түбән Уратма?
Китапханә дә, музей да... Түбән Уратмага баргач, китапханәгә дә кагыласы иттем. Ялгыш музейга килеп эләктем, ахры, дип уйлаган идем. «Дөрес кердек, ник тукталып калдыгыз. Халыкны китапханәгә тарту өчен, безнең Сәрбиҗиһан апа әллә ниләр уйлап таба ул», дип, авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин эндәшкәч кенә китапханәдә икәнебезгә төшендем. Борынгы авыл өе...
-
Көрәш келәмен тәкъдим итү
Хәзерге заманда бик матур бер гадәт - яңа әйберне, китапны һ.б. презентацияләү барлыкка килде. Аны тәкъдим итү, яки гадиләштереп, күрсәтү дип атарга була. Уратма мәктәбенә әле яңа гына кайтартылган көрәш келәмен тәкъдим итү уңаеннан спорт залында уздырылган тантанада авылның көрәшчеләре, спонсорлар, депутатлар катнашты. Көрәш келәме авылга һәрьяклы ярдәм күрсәтүче депутатлары...