Лейкоздан сак булыгыз
Мөгезле эре терлектәге лейкоз авыруы инфекцияле хайваннардан тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертүнең чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сыекчалар һ.б. аша күчә. Авыруның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакытта, бозавын ялаганда йоктырырга мөмкин....
Мөгезле эре терлектәге лейкоз авыруы инфекцияле хайваннардан тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертүнең чыганагы булып тора.
Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сыекчалар һ.б. аша күчә. Авыруның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакытта, бозавын ялаганда йоктырырга мөмкин. Терлекнең вирус белән зарарлануы һава һәм азык аша була ала. Бозауларның 5тән алып 20 проценты туганда ук вирус белән зарарланган була.
Ел саен язын һәм көзен ветеринария станциясе хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы терлекне лейкозга тикшерә. Соңгы биш елдагы тикшерүләр нәтиҗәләре мөгезле эре терлекнең, аерым алганда, сыерларның баш саны ике мәртәбә кимүен, ә лейкоз авыруы ачыклану проценты артуын күрсәтә. Моннан шундый нәтиҗә ясыйбыз - мөгезле эре терлектә лейкоз авыруы арта һәм районыбыз лейкоз буенча имин булмаганнардан санала.
1999 елның маенда мөгезле эре терлек лейкозын кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча кагыйдәләр расланып гамәлгә кертелде. Нәсел һәм сөт җитештерү өчен, лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан лейкоз вируссыз сыерлар алырга кирәк. Ягъни, сыерны сатып алыр алдыннан ветеринария оешмалары белән киңәшү, терлекнең канын анализга алу мәҗбүри. Инфекцияле малларны сәламәт терлек белән бергә көтәргә ярамый. Лейкоз авыруы ачык-ланган сыерларны көтүдән чыгарырга, ягъни суеп тапшырып, сәламәт мал сатып алырга кирәк.
Инфекцияле сыер сөтен сатуга чыгару тыела. Әмма сөтне, эшкәртү өчен, сөт эшкәртү предприятиеләренә тапшыру яхшырак. Сыер сөтен кайнатып эчәргә кирәк. Авыру сыерлар сөтен аеруча балаларга азык әзерләүдә кулланырга ярамый. Кешеләрнең мөгезле эре терлек лейкозы вирусын йоктыру очраклары юк. Әмма вирус, мутантланып, кеше өчен куркыныч тудыру мөмкинлеген онытырга ярамый. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлеге булганнар терлектән анализга кан алуны онытмаска тиеш. Лейкозга анализ уңай булган очракта, сезгә мондый хайванның кирәкме-юкмы икәне турында уйларга кирәк.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләрен дә кисәтәсе килә - балаларга азык әзерләү өчен халыктан сөт сатып алу турында карарны мөстәкыйль кабул итмәгез, ветеринария белгечләре белән киңәшегез. Сөт сатып алганда, сатучыдан аның чисталыгын раслаучы документлар таләп итегез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев