Авыл сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дәүләт Советы рәисе һәм министр килеп киттеләр
Узган атнада урып-җыюның барышы белән танышу өчен районыбызга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килделәр. Алар, шулай ук, фермерлык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр белән дә кызыксындылар. Кызыл Чапчак авылы янындагы кырга вертолет белән килгән Казан кунаклары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм...
-
Күчмә кубок – Зөлфәттә
Хәзерге вакытта районда урып-җыю эшләре 58 процентка үтәлгән. Уҗым культураларын, борчакны суктырып бетерделәр, нигездә солы, бодай, арпа калып бара. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 22,4 центнер чыга. Узган атнада урып-җыю буенча штаб әгъзаларының чираттагы җыелуы «Нефте-химагропром»ның «Рассвет» бүлекчәсенә караган Благодатная авылы янындагы кырларда эшләүче комбайнчылар янында булды. «Нефтехимагропром» җәмгыяте урып-җыюда районда...
-
Кубок Илдуска күчте
Районда урып-җыю эшләре буенча штаб оештырылуы, һәр өч көн саен иң күп ашлык суктырган комбайнчыга күчмә кубок һәм акчалата премия бирелүе хакында язган идек инде. 30 июльдә әлеге штаб тагын «Бәхетле-Агро» җәмгыятенең иген кырында җыелды. Юк, кубок элекке хуҗасында калмады, ә шул ук җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы Илдус Мостафин кулына күчте....
-
Сыер «иномарка» түгел...
Безнең Түбән Кама - сөт саву буенча республиканың 43 районы арасында 12нче урында. Һәр сыердан көнлек савым уртача 15,1 килограмм тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,1 килограммга артык. Хуҗалыкларда, савым сыерларының продуктлылыгын күтәрү максатыннан, төрле ысулларны сынап карыйлар. Югары механизациягә нигезләнгән заманча технологияләр куллану - сөтне...
-
Комбайнчылар ярыша
Район хуҗалыкларында урып-җыю кызганнан-кыза бара. Чөнки вакыт ашыктыра - комбайнчылар алдына 25 августка урып-җыюны төгәлләү бурычы куелган. Бу уңайдан, уңышны җыю буенча районда штаб булдырылды. Аны муниципаль район башлыгы А.Метшин җитәкли. Әлеге штаб һәр өч көн саен җыелып, башкарылган эшләргә йомгак ясый. Шунысы әһәмиятле, элекке совет чорындагы кебек социалистик ярыш...
-
Печән дә, сенаж да, ашлык та...
Авыл хезмәтчәннәренә терлек азыгы хәзерләргә табигать быел да бөтен мөмкинлекләрне тудырды, печәнне чабып алу өчен кояшлы матур көннәре дә күп булды. Мондый шартларда терлек азыгы хәзерләүнең соңгы нәтиҗәсе, шулай ук, бу елның уңышы да игенчеләрнең хәзерге чорда ничек эшләүләренә нык бәйләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматка караганда,...
-
Урак чорында көне кызу, эше тагын да...
Терлекләр өчен фуражга - 31000 тонна, чәчү өчен орлыкка - 10000 тонна тирәсе, шушыларга өстәп, авыл хезмәтчәннәренә, игенчеләргә, терлекчеләргә дә икмәк бирәсе була - районыбызда бөртекле культуралар уңышының һәр килограммын кая урнаштырасы инде, әнә шулай, алдан ук исәпләп, чамалап куелган Быел комбайннар «парад»тан соң туп-туры «эш фронты»на - кырларга юнәлделәр,...
-
Кырларга чыгар алдыннан
Район хуҗалыкларында урып-җыю техникасының хәзерлеген тикшерү быел 13 июльдә «Нефтехим- агропром» җәмгыятендә «комбайннар парады» белән башланып китте. Тикшерү комиссиясе эшкә керешкәнче, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов урып-җыюга хәзерлек эшләренә кыскача бәя биреп: «Гадәттәге еллардан аермалы буларак, быел язның иртә килүе һәм һава шартларының уңай булуы нәтиҗәсендә, кырларга...
-
Көнне кичкә ялгап
Әллә инде быел Сабантуйлар минем өчен бакча нәниләренең бәйрәме белән башланып киткәнгә, мәйданда күземә гел сабыйлар гына ташлана. Түбән Уратмада да бу милли бәйрәмебез мәйдан уртасындагы көрәштә нәни батырны чөю белән башланды дияргә була. Әлбәттә инде, башта әле Раил атлы биш яшьлек нәни көрәшче берничә малайны екты. Тамашачыны бу елгы...
-
Кызылъяр халкы да күңелле бәйрәм итте
Районыбызның Кызылъяр авылында Сабантуй узган шимбә кичендә үтте. Бик матур агачлыктагы мәйдан тирәсенә җыелган халыкны Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, авыл җирлеге советы депутаты адвокат Демьян Тураев һәм Кызылъяр мөселманнары мәхәлләсенең имам-хатыйбы Исмәгыйль Исламов котладылар. Исмәгыйль хәзрәт тәбрикләвен изге Коръән сүзләре белән башлап, үзенең Сабантуйга багышлап язган шигыре белән...
-
Терлек азыгы хәзерлиләр
Бу көннәрдә авыл эшчәннәре терлек азыгы хәзерләү белән мәшгуль. Терлекләр тук кышласын өчен районыбызда 13 мең тонна печән һәм 50 мең тонна сенаж хәзерләү бурычы куелган. Май ахырында күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу башланды, районда аларның мәйданы - 11 мең гектар чамасы.
-
Сабантуй бизәкләре
Узган ял көннәрендә районыбыз авылларында татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабантуйлар башланды. Аларның берничәсендә «Туган як» редакциясе вәкилләре дә катнашты. Үчкәдә Күптәннән килгән гадәт буенча, Үчкә авылы Сабантуйны районда иң беренче булып - җомга кичендә үк уздырып куйды. Бирегә җыелган халыкны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов һәм «Бәхетле-Агро»ның...
-
Чүпнең дә «оя»сы булырга тиеш
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә муниципаль район советы депутатлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары, табигатьне саклау объектларын карауны дәвам итеп, районыбыз авыл җирлекләрендә һәм Кама Аланы эшчеләр поселогында булдылар. Депутатлар әлеге чараны беренче булып Сухрау авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус казылган чокырны караудан башладылар. Анда, нигездә, пластик савытлар, пленка-полиэтилен калдык-лары,...
-
200 яшьлек тальян
Безнең Югары Чаллы авылында иң оста гармунчы буларак танылган Гомәр абыйның тальянын күргәнем дә, анда уйнаганын да ишеткәнем бар иде. Тик тышкы яктан ялтырап торган әлеге тальянга ике йөз яшьтән артык икәнен ишеткәч, шаккаттым. Әйтәм, Гомәр абый аны үзеннән калдырмый. Кая барса да кулында әлеге кадерле истәлеге. Музейда сакланырлык бу...
-
Авылыбызда сәләтле кешеләр күп
Соңгы елларда авыл җирендә мәдәният йортлары эшләми, ачылмый дигән зарны еш ишетергә туры килә. Авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләрне «тотып калып» булмый диләр. Дөрес фикер, килешәм. Тик шунысын да онытмаска кирәк авылыңдагы мәдәният йорты гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да...