Язгы судан зыян күреп
Быел кар сулары бик мул булды. Әле өстән дә явып тора бит. Соңгы вакытта көннәр дә нык җылыта башлады. Мондый чакта авыл җирендә йортларга, каралты-курага су керүчән. Кызыл Чапчакта да нәкъ шулай булган: берничә көн элек өч торак йорт язгы сулардан зыян күргән. Су нык килә башлагач, авыл жирлеге Зәй...
Быел кар сулары бик мул булды. Әле өстән дә явып тора бит. Соңгы вакытта көннәр дә нык җылыта башлады. Мондый чакта авыл җирендә йортларга, каралты-курага су керүчән. Кызыл Чапчакта да нәкъ шулай булган: берничә көн элек өч торак йорт язгы сулардан зыян күргән.
Су нык килә башлагач, авыл жирлеге Зәй елгасы тирәсендә төнлә дә дежур оештырган. Суы акрын гына күтәрелеп, ярларыннан ташып чыга башлагач, авылдагы ике йорт бүленеп калган. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Тәлгат Шәймарданов әйтүенчә, бу йортларның ишегалларына су кергән. Иң тирән урында чама белән 70-80 сантиметрга җиткән. Йортларның берсендә су идән такталарына кадәр күтәрелгән, базларына тулган. Зәйсур Гыйлаевларның каралты-кураларына су кереп, мал-туарларын күршеләренә күчереп торырга мәҗбүр булганнар. Камил ага Мотыйгуллиннарның бакчаларын су баскан. Тышкы базларына да су кергән, билгеле. «26 капчык бәрәңгене арзан гына бәягә озатып җибәрергә туры килде», - диде Камил ага.
Дөрес, бакчаларга су элекке елларда да кергән. Ә менә йортлар зыян күрү, быел беренче мәртәбә икән. «Мин гомерем буе шушында яшим. Мондый хәлнең 1978 елдан бирле булганы юк иде. Ул елны Зәй суы ташып, өй баскычларына кадәр җитте», - дип искә алды Камил ага.
Бүгенге көндә Зәй суы чигенгән инде. Мал-туарларны да кире үз абзарларына кайтарганнар. Әлеге йортларга бүтән су басу куркынычы янамый икән. Су әкренләп җиргә сеңә бара, диделәр анда яшәүчеләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев