13 апрель 2012 яңалыклары
-
Язгы судан зыян күреп
Быел кар сулары бик мул булды. Әле өстән дә явып тора бит. Соңгы вакытта көннәр дә нык җылыта башлады. Мондый чакта авыл җирендә йортларга, каралты-курага су керүчән. Кызыл Чапчакта да нәкъ шулай булган: берничә көн элек өч торак йорт язгы сулардан зыян күргән. Су нык килә башлагач, авыл жирлеге Зәй...
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Василий Филиппов Түбән Каманың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе итеп билгеләнде. Моңа кадәр Василий Николаевич егерме елдан артык санитар транспорт автопредприятиесе директоры булып эшләде. Шәһәр советы депутаты буларак, аңа торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре якыннан таныш икән, шуңа күрә бу авыр тармакта эшне алга җибәрә алыр, дип өметләнә Түбән Кама...
-
Язлар җитте оят җирләрне ачтырып
Кыш буе түзгәннән соң... Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, дип язган шагыйребез чорыннан аермалы буларак, хәзер, язлар җиткәч, тәрәзәләр генә ачылмый. Яз кояшы безнең бик күп гаурәт-оят урыннарыбызны ача. Бервакыт, Гарәп Әмирлекләреннән килгән бер кеше кызык кына сүз әйтте: «Яз көне Рәсәйдә ике гаурәт ачыла: хатын-кызлар һәм юллар гаурәте....
-
Данил турнирының дәрәҗәсе күтәрелде
Узган шимбә көнне «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган унтугызынчы ачык республика турниры үткәрелде. Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, милли көрәштә яулаган зур җиңүләренең саны буенча республикада әле бүгенгәчә беркем дә куып җитә алмаган Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе быел аеруча югары күтәрелде....
-
Бию теле белән
«Райондашларыбыз - Красный Ключ поселогыннан биючеләр, ирле-хатынлы Валентина һәм Григорий Тупаевларны халык көчле алкышлар белән бүләкләде. Шундый оста биючеләребезнең әле Түбән Кама сәхнәсендә чыгыш ясаганнары юк дип беләм. Шәһәребез тамашачылары өчен зур югалту бу», дип язылган булган 1992 елда Казан циркында уздырылган IV керәшен фольклор фестивале турында «Туган як»та урын...
-
Авыр елларда да йолалар онытылмады
Актүбәдә без, утыз алтынчы елгылар, утыз бала идек. Бүгенге көндә шушы тирәдәге сигезебез (Марина Чернова, Анна Черкеева, Анна Шапошникова, Анна Шемаева, Анна Сабанаева, Александр Сабанаев, Евдокия Андреева) исән дип беләм, читтә гомер итүчеләрдән дә өч яшьтәшебез сау-сәламәт әле. Авыр сугыш еллары булганлыктан, без укырга кергәч, язарга ручка да, язу карасы...
-
Миңнеханов кабул итә
18 апрельдә 17 сәгатьтә Татарстан эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов түбәнкамалыларны кабул итә. Аңа эләгергә теләсәгез, алдан язылып куярга, ә моның өчен паспортыгызны алып иртәнге 9дан көндезге 11гә һәм 15тән 18 сәгатькә кадәр (шимбә, якшәмбе - ял көннәре) ГАИ бинасына (Студентлар урамы, 25а, өченче кат) килергә кирәк....
-
Авыл саен таралган
Керәшеннәрнең Олы көне (Пасха) алты атна буе ураза тотканнан соң бәйрәм ителә. Быел ураза 27 февральдә башланып 15 апрельгә кадәр дәвам итә. 15 апрельдә исә Олы көнне бәйрәм итәчәкбез. Табигать уянган чакта, Кышкы тунын салганда, Язгы бәйрәм - Паска көне Җитә бозлар акканда. Безнең Мамадыш районындагы Колышчы авылында Олы көнне...