29 май 2012 яңалыклары
-
Шинчылар «генерал»ы
Замананың күз иярмәс тизлектәге үзгәрешләренә һич күнегеп җитеп булмый. Әле менә хәзер дә «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенең бер тармагы булган дип яза башладым да, ярты юлда туктап калдым. Түбәнкамалылар ияләнгәнчә гади генә итеп әйткәндә, шин заводының элекке директоры, шушы көннәрдә сиксән яшен тутырган Николай Александрович Зеленов турында язам әле бу юлы....
-
Дзюдочылар уңышы
Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәрендә яшьләр арасында дзюдо көрәше буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Түбән Камадан «Шинник» спорт комплексында тренер Сергей Михайлов төркемендә шөгыльләнүчеләр барды. Үз үлчәүләрендә Марат Федоров - икенче, Арслан Зыязетдинов өченче урынны алдылар. Алар икесе дә 15нче мәктәптә укыйлар.
-
Максат – Универсиада
«Шинник» спорт комлексында көрәш белән шөгыльләнүче Эльвир Әхәтов һәм Булат Вафин узган ял көннәрендә Чаллы шәһәренә барып кайттылар. Анда студентлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге өчен ярыш үткәрелде. Түбән Кама медицина колледжы укучысы Эльвир Әхәтов үз авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады, ә икътисад-хокук колледжында белем алучы Булат Вафин икенче...
-
Авылым мәзәкләре
Әпитит начар Гомерләре буе күрше булып яшәгән, 75 яшьләрен тутырган Минзакир белән Сираҗетдин абыйлар кичлә-рен капка төбендә утыралар иде. Бер көнне - берсенең капка төбендә, икенче көнне икенчесенекендә дөнья хәл-ләрен сөйләшәләр, хәл-әхвәл белешәләр, авылдашларын «барлыйлар». Берсендә Минзакир абый болай дип сүз башлый: - Сираҗ, кордаш, сәламәт-лек бетә башлады бит әле....
-
Бергә тәрбияләсәк кенә
Мин 76нчы балалар бакчасының 1нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияче булып эшлим. Төркемдәге балаларым еш кына төшемә керә. Менә бүген дә, төшемдә, Хәлил Юзмиевны «и-и-и, җимешем», дип сөям имеш... Балаларны яратмасаң, хәзерге тәрбиячеләр өстенә өелгән эшне эшләп бетерә алмас, бакчадан тизрәк качар идең... Бүгенге чорда, әдәпсез, тәртипсез җәмгыятьтә әхлаклы, иманлы, кешелекле...
-
Ялган акчалар табыла
Б.Урманче урамындагы «Ак Барс» банкына бер хатын 5000 сумлык ялган акча тапшырган. Үзәк базардагы «Мода» кибетенең хуҗасы булган әлеге 58 яшьлек хатын товар сатудан кергән 400 мең сум акчасын банкка тапшырырга барган. Анда акчаны ИК-детектор ярдәмендә тикшергәндә 5000 сумлык купюраның ялган булуы ачыкланган. «Мода» кибетендә акчаның ялганмы-түгелме икәнлеген тикшерә торган...
-
Республикада икенче
Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар арасында Казанда уздырылган республика һөнәри осталык конкурсында Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Евгения Фәрхуллина икенче урынны алган. Конкурста Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 38 хезмәткәр - 23 хатын-кыз һәм 15 ир-ат көч сынашкан. Алар ату һәм физик әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук, Россия...
-
Велосипедта йөри бел!
Шәһәребез мәктәпләрендә укучыларны велосипедта дөрес йөрергә өйрәтәчәкләр. Балалар автошәһәрчеге педагогы Марина Ткачева-ның «Яшь велосипедчы» программасы буенча курсларга 5-8 классларда укучы 9200дән артык бала йөри. Алар анда юл билгеләрен, светофор төрләрен, урам чатларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген, юл аша чыгу кагыйдәләрен, шулай ук, велосипед төзелешен, кирәк-ярак белән тәэмин ителешен һ.б. өйрәнә,...
-
Хуҗалык итүгә караш үзгәрә
Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыру - илебездә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүдә төп юнәлешләрнең берсе. Ә агропромышленность ком-плексының нәтиҗәле эшләве киләчәктә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә бәйле икәнлеген инде тормыш раслады. Бу юнәлештә районыбызда нинди эшләр башкарылуы турында белү өчен, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка берничә сорау белән...
-
Телсез рус татарларына әйләнеп бетмәбезме?
Заманында, туган телне өйрәнергә өндәүле язмаларын бер-бер артлы «Туган як»ка ташучы кемсәләргә газетабызда җавап язган идем. Туксанынчы еллар дулкынында телне яклау биеклегенә күтәрелгән ул үткен милләттәшләремә «татар газетасына язылучылар татарча әйбәт белә, аларны үгетлисе юк, ялкынлы язмаларыгызның файдасы булсын дисәгез, рус газетасына илтегез, аларны үз татарлыгыннан баш тарткан һәм еллар...
-
Штрафыңны вакытында түләмәсәң...
Юл хәрәкәте кагый-дәләрен бозучы штрафны 30 көн эчендә түләмәсә, аны икеләтә, ләкин 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләргә туры килә. Әйтик, «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 32 яшьлек адәмнең иминлек каешын эләктермәгәне һәм тәрәзәсен караңгылатканы («тонировка») өчен һәрберсе 500 сумлык 10 штрафы җыелган. Шәхси эшмәкәр аларны вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә, 5000 сум...
-
Яшәүдән туйган ир
Бызов урамындагы 9нчы йортта 55 яшьлек адәм үз-үзенә кул салган. Районара тикшерү бүле-ге тикшерүчесе Илдан Зартдинов әйтүенчә, бу ир «Водоканал»да эшләгән һәм берничә көнгә ял сорап торган. Хатыны иртән эшкә киткәч, үзенең йөрәгенә пычак белән кадаган. Кич белән өйгә кайткан хатыны идәндә канга буялган ирен күргәч, егылып китә язган. Бу...
-
Чиркәүгә дә тынгы юк
Кемнәрдер мәчетләргә, чиркәүләргә барып, Алладан туганнары һәм якыннары өчен саулык-сәламәтлек сорап, дога укыйлар һәм хәер бирәләр, ә кайберәүләр исә әнә шул хәергә калдырылган акчаны урлап чыгуны гөнаһка да санамый. Беркайда да эшләми торган 35 яшьлек адәм актыгы Красный Ключтагы чиркәүгә форточкадан кереп, чиркәү кибетеннән 1740 сумлык көмеш муенсаны, шулай ук,...
-
Башка милләт егетен яр итсәң
Ләйсән Фәррахованың «Җәмгыять бәласеме, әллә...» дигән мәкаләсенә («Туган як» газетасының 17 февраль саны) җавап язарга булдым. Бу - җәмгыять бәласе түгел, катнаш никахлар ата-ананың һәм әби-бабайларның балага дөрес тәрбия бирмәүләреннән килә. Әйе, катнаш никахлар бик күп. Безнең мәчеткә дә киләләр. Хәзрәтләр андый яшьләр белән сөйләшәләр, тормышта туарга мөмкин булган каршылыкларны...
-
Атасы кайсы милләтнеке булса, баласы да шуныкы
«Туган як» газетасының 17 февраль санында урын алган «Җәмгыять бәласеме, әллә...» дигән язманы бер генә кат укымадым. Башка язмаларга тынычрак карасам, әлегесе күңелдә бәхәс уятты. Шуңа дә үз фикерләремне җиткерергә булдым. Ләйсән Фәррахова бик кирәкле, көнүзәк теманы күтәргән. Әлеге мәсьәлә замана чиренә әйләнеп бара булса кирәк. Заманалар болгавырга әйләнде, ата...