Гараж тоту бик кыйммәткә төшә
Элекке иске мунча артындагы гаражлар кооперативындагы гаражыма 1975 елның июнь аенда Йошкар-Оладан квартирыбызны, бакча һәм гаражны алыштырып кайткач, беренче мәртәбә аяк баскан идем.
Йошкар-Олада гаражларга техника куючыларның «кардәшлеге» тел-милләт, төс-кыяфәткә бәйсез рәвештә, машиналарының маркасы белән йөри иде: «Москвич»лылар бергә, «матай»лылар аерым, «Жигули»лылар үзләре, бер-берсенә ярдәм итәләр, запчастьлар биреп торалар. «Иптәшләрчә...