11 май 2018 яңалыклары
-
“Яшел Фитнес” Түбән Кама паркларына кайта!
Яңа сезонда шәһәрдәшләрне 300 көн дәвамында иртәнге гимнастика ясау һәм 15 зур спорт фестивалендә (һәр якшәмбе саен) катнашу көтә.
-
Җәйге сезонга күчтек
Түбән Камада җылылык бирү сезоны ахырына якынлаша.
-
Ташламалы бәяләрдән язылырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан, «Россия почтасы» 10–20 майда «Язылу ункөнлеге» уздыра, төбәк һәм җирле басмаларга язылучыларга 10 процент ташлама ясый.
-
Музейга рәхим итегез
18 майда музейлар көне уза.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
«Ак халатлы фәрештәләр-2018» олимпиадасында җиңүче дипломнары алдылар.
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы: котлаулар, бүләкләүләр, парад...
Элекке елларда яу кырларында һәлак булганнар турында «Җиңү көнен күрә алмады» дип әйтәләр иде. Инде бу соңгы елдагы бәйрәмнәрне, 1945 елда җиңүне каршы алып, туган якларына исән-имин кайткан кешеләрнең дә күпчелеге күрә алмады. Вакыт үзенекен эшли. Сугыш кырларында үлем белән күзгә-күз очрашып исән калган сугыш ветераннары да акрынлап китә бара. Шуңадыр, 9 Май көнен елдан-ел матуррак билгеләп үтүгә карамастан, күңелне ямансу хис били...
-
Данлы еллар кайтавазы тынмас
Парад узгач, шәһәрдә күңел ачу чаралары башланды. Халык иҗаты йорты янында, шәһәр паркларында бәйрәм концертлары, уеннар узды. Ә ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен елдагыча «солдат привалы» оештырылды. 800дән артык кеше солдат боткасын авыз итте..
-
Җыр-моң – гомер юлдашы
1960ел. Чүпрәле районы Яңа Задур авылына концерт белән мәшһүр Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова килә. Соңыннан теләгән кешеләрне җырлатып карыйлар. 12 яшьлек Мансурның җырын тыңлагач, Илһам абый Әлфия апага карап: «Бу егет артист булырга тиеш», – дип бәя бирә.
-
Сорауларыгыз булса
18 майда хәрби хезмәткә чакырылыш буенча «кайнар линия» узачак.
-
Әлегә ихтыяҗ зур
2018 елда Түбән Камада 239 мең квадрат метр юлга ремонт ясалачак. Бу максатка 500 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин хәбәр итте.
-
Ярамыйга карамый
Түбән Камада «Нерест» операциясе вакытында җиде браконьер тотылган.
-
«Татар кызы-2018»: сайлап алу туры үтте
Халыкара бәйге быел Татарстанда уза. Бу хокукны якташыбыз Гөлназ Гатина Уфада «Татар кызы-2017» бәйгесендә җиңү алып яулады. Шарт буенча, чираттагы бәйге былтыргы җиңүченең туган төбәгендә үтәргә тиеш. Димәк, финалга кунакларны Казан кабул итәчәк.
-
«Тегәрмен дип уйламаган идем»
Үзем тегә белмәсәм дә, кеше теккән матур әйберләргә сокланам. Кайберәүләр моңа махсус өйрәнсәләр, икенчеләренең тумыштан сәләте була, күрәсең. Белемнәре, осталыклары булмый торып та, үзлектән өйрәнеп, искиткеч гүзәл әйберләр иҗат итүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе - Гөлнара Әхмәтшина (фотода).
-
Кырыну күбеген башкача файдалан
Өегездә ир-егетләр бар икән, димәк кырыну станогы һәм кырыну өчен күбек тә булырга тиеш. Соңгысы гигиена өчен кулланылу белән беррәттән тагын бик күп файда китерә ала әле.
-
Шигырьләр тәлгәше
Җиңү көне!