Бөек Җиңүнең 73 еллыгы: котлаулар, бүләкләүләр, парад...
Элекке елларда яу кырларында һәлак булганнар турында «Җиңү көнен күрә алмады» дип әйтәләр иде. Инде бу соңгы елдагы бәйрәмнәрне, 1945 елда җиңүне каршы алып, туган якларына исән-имин кайткан кешеләрнең дә күпчелеге күрә алмады. Вакыт үзенекен эшли. Сугыш кырларында үлем белән күзгә-күз очрашып исән калган сугыш ветераннары да акрынлап китә бара. Шуңадыр, 9 Май көнен елдан-ел матуррак билгеләп үтүгә карамастан, күңелне ямансу хис били...
Быел да Бөек Җиңү бәйрәмен бөтен илебез күләмендә зурлап билгеләп уздылар. Шул исәптән, Түбән Камада да бу бәйрәм оешкан төстә һәм югары дәрәҗәдә узды. Нәрсәгәдер игътибар җитми калгандыр, кемгәдер тиешле хөрмәт күрсәтелмәгәндер, дип әйтеп булмый.
Инде иртәнге 9 да ук Җиңү монументы янына йөзләрчә түбәнкамалы җыелган иде. Бәйрәм тантанасының рәсми өлеше башланганчы кемнәрдер концерт тыңлый, икенчеләре иртәдән үк ачылган сәүдә палаткаларыннан истәлекле сувенирлар ала. Кайсыларыдыр уенчыклар алып, балаларын куандыра, Халык иҗаты йорты янәшәсендәге ачык урында җайлаштырып куелган урындык-өстәлләр артында, туган-тумача, дус-иш, дигәндәй, әңгәмә коручылар да күренә.
Шул ук вакытта, килгән кешеләр арасында бик күп ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары да бар. Алар бер карауда ук башка кешеләрдән аерылып торалар: чал чәчле, бәйрәмчә киенгәннәр, күкрәкләрендә күпсанлы орден-медальләр... Кайбер ветераннарны туганнары култыклап алып килгән. Сүз дә юк, шундый бөек бәйрәмне беркемнең дә, бигрәк тә сугыш ветераннарының, өйдә тәрәзәдән карап утырып кына уздырасы килми.
Ветераннар дигәннән, Түбән Кама төбәге сугышка бик күп каһарманнар биргән. Биш Советлар Союзы каһарманы, биш Дан орденнары кавалеры чыккан бездән. 8 меңләп якташыбыз кулларына корал тотып, Ватаныбыз азатлыгын яклаган. Аларның яртысы дип әйтерлек яу кырларында ятып калган. «Сугыштан кайтмый калган һәм сугыштан соң арабыздан киткән ветеран-якташларыбызның якты истәлеге алдында башыбызны иябез», – диде муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин.
Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 107 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1238 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашучыларның 133 тол хатыны яши.
Сугыш ветераны Степан Мачтаков, митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап: «Без – сугыш мәхшәрен күргән кешеләр. Ватанны фашистлардан саклап калу өчен, кулга корал тотып көрәштек һәм җиңеп чыктык. Ләкин бу җиңүгә күп югалтулар бәрабәренә ирешелде. Шуңа күрә тыныч тормышның кадерен белик», – диде.
Түбән Камада уздырылучы Җиңү бәйрәме тантанасына республика башкаласы Казаннан промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов килгән иде. «Бу көн – фронтта алгы сызыкта көрәшүчеләрнең дә, җиңү көннәрен якынайту өчен тылда армый-талмый эшләүчеләрнең дә батырлыгын, кыюлыгын һәм ныклыгын күрсәтү символы», – диде ул чыгышында.
Түбән Кама мэры Айдар Метшин Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 кешегә «Данлы хезмәт өчен» медальләре тапшырды.
Тантаналы митингта шулай ук, шәһәр һәм предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре монументка чәчәкләр куйдылар. Сугышта һәлак булганнарны һәм исән-сау кайтып та, соңыннан вафат булган сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәмнең иң матур мизгеле – парад булгандыр, мөгаен. Барлыгы 30 дан артык взвод трибуна каршыннан тигез сафларда атлап узды. Алар арасында запастагы хәрбиләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, казаклар, кадетлар, студентлар һәм мәктәп укучылары бар иде.
Фәрит ИМАМОВ.
Руслан Исламов фотолары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев