Шигырьләр тәлгәше
Җиңү көне!
Мәйданнарда
халык кайный, шаулый,
Җиңү көне бүген
данлы җиңү!
Ул афәтне
күргән генә аңлый
Җиңү көне бүген,
канлы җиңү,
Мәңгелек ут
дөрләп-дөрләп яна
Юатмакчы мәллә
күңелемне.
Корытмакчы мәллә
яшьләремне,
Эретмәкче
тамак төеремне.
Сугыш чоры
балалары хәлен
Үзем татып,
үзем түзеп беләм.
Үзгәрәлмим,
мин дөньяны күрәм
Сугыш ятимнәре
күзе белән.
Дер селкетеп,
тетрәндереп җирне
Салют биреп килә
туп тавышы.
Салют түгел,
әтиләрнең җаны
Курганнарда
шулай ыңгырашты.
Май кояшы...
Бер күбәләк оча,
Кая барып
сыенырга белми.
Хәбәрсез югалган
әтиемнең
Җаны мәллә
мине эзләп йөри.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
Әтиләр ядкәре
Олы юлга менгән чатта
Тезелеп тора
каен гаскәре –
Истәлеккә диеп
утыртылган
Җиңү солдатлары ядкәре.
Сәлам җиле иссә
безнең яктан,
Актаралар
хәтер дәфтәрен,
Күз алдына килеп баса әти,
Сугышларның
күргән хәтәрен.
Ак каеннар утыртырга,
диеп,
40 еллык Җиңү көненә,
Чыгып киткән иде
әти юлга,
Шәп көрәген салып иңенә.
Ниләр уйлагандыр,
ул чагында
Ни дип типкән
солдат йөрәге?
Хыяллары
чынга ашты микән,
Кабул булды микән
теләге?
Соңгыларга
һәйкәлләр куймыйлар,
Чынбарлыкны
тану кыен ла...
Каһарманнар бездә
тыйнак яши,
Шаулый шулай
чатта каеннар.
Каршы ала безне
һәм озата
Ак каеннар сафы
юл буйлап;
Ераклардан
сәлам бирә, гүя,
Әтиләр ядкәре, кул болгап.
Асия САФИНА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев