“Яшел Фитнес” Түбән Кама паркларына кайта!
Яңа сезонда шәһәрдәшләрне 300 көн дәвамында иртәнге гимнастика ясау һәм 15 зур спорт фестивалендә (һәр якшәмбе саен) катнашу көтә.
Җәйге сезонны ачу тантанасы 13 майда “Гаилә” паркында 12.00 сәгатьтә булачак. Сезнең өчен Россиякүләм ярышлар чемпионнары вело-шоу күрсәтәчәк. Спорт программасында төрле чаралар каралган: күнекмәләшү, фитнес күнегүләре, Алексей Даматовтан хип-хоп бию буенча мастер-класс, “яшел флешмоб” һ.б. Бәйрәмдә “Яшел Фитнес” гимны да яңгыраячак.
Әлеге проект 2015 елда старт алган. Аңа нигез салучылар – сәламәт яшәү ревеше алып баручы студентлар. Быел проект Россиянең 23 шәһәрендә тормышка ашырылачак дип көтелә. Җитәкчеләре 2020 елга кадәр аңа 1 миллион кеше катнаштыруны максат итеп куйдылар.
Быел яңа сезонда күнегүләр көн саен “Гаилә”, Аттракционнар, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял, “Кояшлы алан” паркларында, Лемаев скверында һәм “Шинник” спорткомплексы янында узачак. Махсус кушымтада һәр катнашучы “Яшел Фитнес”ның һәм чарасы турында белеп торачак һәм теркәләчәк. Ә җыелган баллар бүләкләргә алыштырылачак.
Хәрәкәтнең рәсми партнерлары:
– ТРхөкүмәте,
– “Росмолодёжь” Федераль агентлыгы,
– ТР яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы,
– ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы,
– ТР яшьләр хөкүмәте,
– “Иҗади яшьләр Академиясе” төбәкара иҗтимагый оешмасы,
– “FORWARD” Түбән Кама Иреклеләр Советы,
– “Ковер” яшьләр инициативалары үзәге.
“Яшел Фитнес” проектына vk.com/zf_nizhnekamsk һәм instagram.com/zf_nizhnekamsk социаль челтәрләрдә язылып, яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев