Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда реаль хезмәт хакы 12,4 процентка арткан
2023 елның гыйнвар-июль айларында айлык уртача номиналь хезмәт хакы 58 525,3 сум тәшкил иткән.
-
Татарстанда 264 яшь һәм социаль эшмәкәр грант алуга гариза тапшырган
Грантның минималь суммасы — 100 мең сумны, максималь суммасы 500 сумны тәшкил итә.
-
ВКонтакте челтәрендә татарча интерфейс тулы көченә эшли башлады
Компьютерда ВКонтактены берничә дистә телдә кулланырга мөмкин, шул исәптән — татар телендә дә.
-
Татарстанда атна ахырына көндезге температура +10 градуска кадәр төшәчәк
Кыска вакытлы яңгыр явуы, томан төшүе ихтимал.
-
Татарстанда ел башыннан 650 меңнән артык кеше диспансеризация узган
Бу — планлаштырылганның 99,3 процентын тәшкил итә.
-
Татарстанда 150 килограммлы гөбәдия пешерәчәкләр
Аның диаметры 1,5 метр булачак.
-
Ел ахырында Татарстанда яңа тау чаңгысы курорты ачылачак
Хәзер комплекс территориясендә сигез катлы кунакханә төзелә.
-
Шәймиев Болгар ислам академиясендә универсаль спорт мәйданчыгын ачты
Мәйданчык Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды ярдәме белән төзелгән.
-
Татарстан мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачылды
Проект «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
-
Татарстан эшмәкәрләре ярдәм программалары буенча 50 млрд сум җәлеп иткән
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.
-
Татарстанда җылы һава торышы киләсе сишәмбегә кадәр сакланачак
Явым-төшем ихтималы аз.
-
Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасы турында: Ул татар үзәге дә булыр
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзеләчәк объектлар турында сөйләде.
-
Татарстанда җылыту сезоны башлана
Норматив буенча җылыту сезоны биш көн дәвамында һаваның уртача тәүлеклек температурасы +8 градустан түбән булганда башлана.
-
Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат
Туганнарына кызы Әлфия хәбәр иткән.
-
14 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
«ТНВ» каналы чарадан туры трансляция ясый.