Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 150 килограммлы гөбәдия пешерәчәкләр

Аның диаметры 1,5 метр булачак.

Татарстанда гастрономия фестивалендә диаметры 1,5 метр һәм авырлыгы 150 килограмм булган гигант гөбәдия пешерергә җыеналар.

Фестиваль 30 сентябрьдә Казанның Осиново бистәсендә узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Гөбәдия пешерү өчен 15 килограмм корт, 15 килограмм дөге, 200 йомырка, 10 килограмм йөзем, 2-3 килограмм караҗимеш һәм өрек, шулай ук 10 килограмм ак май, 2 килограмм шикәр комы кирәк. Камыр басу өчен 1 килограмм чүпрә, 10 литр сөт, 3 килограмм ак май һәм көнбагыш мае, 30 килограмм он, шулай ук шикәр комы һәм тоз таләп ителәчәк.

Гөбәдияне югары уку йортлары һәм һөнәри уку йортлары студентлары тәҗрибәле аш-су осталары белән бергә пешерәчәк. Барлыгы ун команда көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев