Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шәймиев Болгар ислам академиясендә универсаль спорт мәйданчыгын ачты

Мәйданчык Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды ярдәме белән төзелгән.

Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе территориясендә спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты.

Мәйданчык Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды ярдәме белән төзелгән.

Мәйданчык — универсаль, ул волейбол, баскетбол, мини-футбол уеннары өчен яраклы. Шулай ук анда ГТО нормативларын үтәргә мөмкин.

«Яңа спорт мәйданчыгы академияне баета һәм студентлар өчен шартларны яхшырта», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.

Тантана ахырында Шәймиев спорт мәйданчыгын карап чыкты. Дәүләт Киңәшчесе тупка имза куйганнан соң, студентларның иптәшләрчә матчы башланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев