Хатлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Барысы өчен үрнәк алар
Казанга эш белән барган көннәрдә якташыбыз, Ташлык авылы егете Алмаз Хәмзиннең иҗат кичәсендә булу бәхетенә ирештем. Габдулла Тукай исемендәге филармония залы шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк иде. Залның искиткеч матур бизәлеше, бәйләм-бәйләм чәчәкләр, танылган артистларның юмор белән тулган чыгышлары, фойедагы халыкның Алмаз Хәмзин белән фотога төшү өчен чиратка...
-
Без бик дус яшәдек
Әлеге хатны Пермь шәһәрендә яшәүче якташыбыз, мәгариф ветераны Зилә апа Хафизова язып җибәргән. Аның бу язмасында безнең төбәк авылларына кагылышлы истәлекләр шактый. Алар газета укучыларыбызга кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Халыклар дуслыгы, милләтләр дуслыгы, гомумән, үзара дус, тату яшәү турында уйлаганда, үземнең балачагымны искә төшерәм (бүгенге көндә мин бик өлкән яшьтә)....
-
Аксакалларга да тапшырдылар
2017 ел үзенең күпсанлы вакыйгалары белән үтеп тә китте. Рәсәй Октябрь революциясенең 100 еллык юбилеен да тыныч кына, бернинди бәйрәм чаралары үткәрмичә уздырып җибәрде. Хәер, кемнәрдер аны «бөек революция» дип кабул итсә, ә кемнәргәдер аны «переворот» дип күрсәтү кулайрак булды. Бер уйлап карасаң, социалистик революция үз вакытында бөтен дөньяны шаулаткан,...
-
Шатландык та, көендек тә
Әле күптән түгел, безне - аксакаллар шурасы әгъзаларын шәһәребездә оештырылган зур чарага - «Нечкәбил-2017» бәйгесенең йомгаклау кичәсенә чакырганнар иде. Анда иң чибәр, иң булдыклы 13 татар кызы көч сынашты. Без - өлкән буын кешеләре, ул кызларның әниләре, әбиләре, аларның сыйныфташлары, укытучылары белән бергә аларга сокланып, һәр хәрәкәтләрен, үз-үзләрен тотышларын күзәтеп,...
-
Өч баҗай
Кайчандыр өлкәннәрдән, аларны бүре ашамас дип, шаярып әйткәнне ишеткәнем бар иде. Бу сүзләрне кайсы туганымнан беренче ишеткәнемне хәзер тәгаен генә хәтерләмим. Безне - өч баҗайны - чынлап та, беркайчан да «бүре ашамас» дигән уйда идем үзем дә. Чөнки без бик дус, гел очрашып торабыз. Кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм итәбез. Кече...
-
Онытырга юктыр хакыбыз
Соңгы вакытларда Сталин репрессияләре турында күп сүзләр булды. Бу Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан махсус шулай эшләнәдер, бәлки. «Туган як»та да бу темага берничә язма басылгач, бу хакта үз фикеремне белдермичә булдыра алмадым. Сезнең уйлавыгызча, Ленин, Сталин бөтен гомерләрен патша төрмәләрендә, каторгада, сөргендә үткәргәндә: «Революция ясасак, кырыр идек бу халыкны»,...
-
Үзләре нишләр иде?
Ай ярымлап элек телефон аша табибка язылдым. Көне килеп җиткәч, барсам: «Сез исемлектә юк, язылмагансыз», - дип шаккаттырдылар. «Ничек инде?.. Язылдым!» - диюемне ишетмиләр дә. «Бәлки, сез алдыйсыздыр, чиратсыз керер өчен, язылдым, дип торасыз», - диде табиб дорфа гына. Үз гомеремдә мондый адымга барганым булмады. Хаклы икәнлегемне дә берничек дәлилли...
-
Мәчеләргә карашым үзгәрде
Ни әйтсәгез дә әйтерсез, шәһәр квартирларында яшәп, эт-песи асрап ятучы кешеләрне аңламыйм. Минем песиләргә битараф карашымны сизгәндәй, һәр хуҗа үз песиен мактаган була әле. Шулай булмыйча соң, ни чиста булсалар да, песи исе квартирга керүгә борынга килеп бәрелә. Авылда ярый инде, бик салкын булмаса, песине өйгә кертеп тормыйсың. Ә эт...
-
Татар телен камил беләләр
Аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шәһәребезнең 88нче балалар бакчасына «Әни - җирдә иң кирәкле кеше» дигән кичәгә чакырдылар. Балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Зөлфия Ибраһимова кичәнең сценариесен җиренә җиткереп эшләгәнлектән, бу чара барыбызның да күңелләренә бик хуш килде. Кичә әниләр һәм балаларның татар телен белү дәрәҗәләрен күптөрле бәйгеләр ярдәмендә ачыклауга багышланган...
-
Милли хисләр кечкенәдән тәрбияләнә
Балалар бакчаларында уен һәм белем бирү эшчәнлегендә халкыбызның бай мирасын куллану киң колач ала. Халык - бөек, ул - зирәк, акыллы тәрбияче. Аның тәрбияви чаралары, уй-фикерләре, үгет-нәсихәтләре бай, тәҗрибәдә сыналган, уңай нәтиҗә биргән. Шуңа да, тәҗрибәләрнең методик берләшмә утырышларында өйрәнелүе һәм аерым җыентыклар булып чыгуы - үзе үк уңай күренеш....
-
Уйный-уйный үсәбез
Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасында татар телендә эшләүче тәрбиячеләрнең методик берләшмәсенең «Балачак - уйный-уйный үсәр чак» дип исемләнгән шәһәркүләм күрсәтмә чарасы узды. Анда шәһәр бакчаларыннан тәрбиячеләр, методик берләшмә җитәкчесе - 39нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова, мөхтәрәм аксакаллар, шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Бөтендөнья татар конгрессы...
-
Сагындыра шул чаклар!
Хәзерге календарь битләре бәйрәм көннәре белән чуарланып беткән: көн дә бәйрәм, көн дә туй! Шулар арасында һәркемнең үзе өчен генә кадерлесе бардыр дип уйлыйм. Миңа, мәсәлән, һөнәри бәйрәм булган көн һәм Әниләр көне аеруча якын. Әниләр көне уңаеннан, истәлекләр дә яңарды әле менә. Әти-әнине мәңгелеккә югалткач, сагыну-юксыну хисләре тагын да...
-
Әле дә хәтердә
7 ноябрьдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы тыйнак кына билгеләп үтелде. Бу датаның 50 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары әле дә хәтеремдә. Бу - 1967 ел, ул чакта миңа нибары 13 яшь иде. Авылларда зур һәм матур транспарантлар ясалды. Гомумән, без - бала-чага шундый зур күләмдә үт кәрелгән чараларны күргәнебез...
-
Күрше хакы, дисәләр дә
Татар халкы элек-электән күрше белән тату яшәргә тырышкан. Бу хактагы бик күп әйтемнәр әлегә кадәр сакланып килгән: «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», «Күрше хакы - тәңре хакы»... Иң якын күрше «ут күрше» булган. Чөнки, учакта ут сүнгәндә, тиз генә күршеңә кереп, күмер алып чыгу гадәте шундый атама барлыкка китергән. Динебез дә...
-
Телебезне саклыйк
Соңгы вакытларда татар теле турында шау-шу купкач, читтә каласым килмәде. Ничек читтә калыйм? Ул бит - күкрәк сөте белән кергән ана теле, бишек җыры белән баш миенә кереп калган тел. Мин кечкенәдән үк татар телен бик яраттым. Кызыл Чапчак мәктәбендә укыганда, «Энҗе бөртекләре» түгәрәгенә йөрдем. Аның җитәкчесе Асия апа Таҗиевага...