Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Уйный-уйный үсәбез

Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасында татар телендә эшләүче тәрбиячеләрнең методик берләшмәсенең «Балачак - уйный-уйный үсәр чак» дип исемләнгән шәһәркүләм күрсәтмә чарасы узды. Анда шәһәр бакчаларыннан тәрбиячеләр, методик берләшмә җитәкчесе - 39нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова, мөхтәрәм аксакаллар, шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Бөтендөнья татар конгрессы...

Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасында татар телендә эшләүче тәрбиячеләрнең методик берләшмәсенең «Балачак - уйный-уйный үсәр чак» дип исемләнгән шәһәркүләм күрсәтмә чарасы узды.
Анда шәһәр бакчаларыннан тәрбиячеләр, методик берләшмә җитәкчесе - 39нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова, мөхтәрәм аксакаллар, шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева, Халыклар дуслыгы йортыннан милли берләшмә вәкилләре катнашты.
Бүгенге көн өчен иң мөһим мәсьәләләрдән булган милләтара дус-тату, толерантлы яшәү күнекмәләрен тәрбияләү эше балалар бакчасыннан ук башлана. 49нчы бакчада узган методик берләшмә утырышында төрле милләт халыкларының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йола-бәйрәмнәренә нигезләнгән уеннар, осталык дәресләре, дәрес үрнәкләре күрсәтелде. Шәһәребездә дус-тату гомер итүче төрле халыкларның уеннары, аларның башкарылу үзенчәлекләрен, атрибутикаларны бу бакчага йөрүче төрле яшьтәге балаларның яхшы белүләре, теләп катнашулары чарага килүчеләрне сокландырды. Бу бакча эшчәнлегендә әлеге уеннарның даими үткәрелүе, бу юнәлештә уңышлы нәтиҗәләргә ирешүләре хакында сөйли.
Шәһәребезнең 42, 64, 68, 33, 22, 13,53, 32, 39, 74нче балалар бакчалары тәрбиячеләре дә үзләренең бу өлкәдәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Ә алар күптөрле һәм бик тә кызыклы икән! Тәрбиячеләрнең бу өлкәдәге күпкырлы эшчәнлеге алар тәкъдим иткән күргәзмәләрдә, осталык дәресләрендә, видео-презентацияләрдә ачык чагылды һәм телебез, гореф-гадәтләребезнең, төрледән-төрле уен-күнекмәләребезнең саклануына, киләчәк буыннарга да барып ирешәчәгенә ышаныч тудырды.
Берләшмә утырышында чыгыш ясаган милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина катнашучыларны үз белемнәрен тагын да камилләштерергә һәм бу өлкәдә китапханәләргә кергән яңа әдәбият белән танышырга кирәклегенә басым ясады. Шәһәребезнең аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур ага Ганиев милли тәрбия өлкәсендәге даими үрнәк эшчәнлекләре өчен бакча коллективына, аның җитәкчесе Рәдимә Госман кызына, өлкән тәрбияче Гөлнара Хәйрулла кызына аксакаллар исеменнән рәхмәтләрен ирештерде. Методик берләшмә җитәкчесе Нурзия Рәшит кызы чараның бик уңышлы узуына басым ясап, халыклар дуслыгы мәсьәләсенең мөһимлеген ассызыклады, бергә һәм бердәм булганда гына илдә-көндә тынычлык хөкем сөрәчәк дигән фикерне үткәреп, берләшмә утырышын тәмамлады.
Гөлнара ГЫЙНДУЛЛИНА,
49нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев