Хатлар
Үзләре нишләр иде?
Ай ярымлап элек телефон аша табибка язылдым. Көне килеп җиткәч, барсам: «Сез исемлектә юк, язылмагансыз», - дип шаккаттырдылар. «Ничек инде?.. Язылдым!» - диюемне ишетмиләр дә.
«Бәлки, сез алдыйсыздыр, чиратсыз керер өчен, язылдым, дип торасыз», - диде табиб дорфа гына. Үз гомеремдә мондый адымга барганым булмады. Хаклы икәнлегемне дә берничек дәлилли...
Ай ярымлап элек телефон аша табибка язылдым. Көне килеп җиткәч, барсам: «Сез исемлектә юк, язылмагансыз», - дип шаккаттырдылар. «Ничек инде?.. Язылдым!» - диюемне ишетмиләр дә.
«Бәлки, сез алдыйсыздыр, чиратсыз керер өчен, язылдым, дип торасыз», - диде табиб дорфа гына. Үз гомеремдә мондый адымга барганым булмады. Хаклы икәнлегемне дә берничек дәлилли алмыйм - телефон аша язылганга чек юк бит. Табибка һәрвакыт шулай язылам мин. Барысы да тәртиптә була. Табиб аена бер мәртәбә генә кабул иткәнгә, тагын язылырга туры килде. Аңа күп кеше күренергә тели. Менә көтәм хәзер.
Гади халыкны бигрәк мыскыл итәргә яраталар. Табиблар үзләре мондый хәлдә калсалар, нишләрләр иде икән?
Җамал ӘЮПОВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев