23 март 2017 яңалыклары
-
Җәяүле зары
Март башында көннәрне бераз җылытып җибәрде. Урамны тутырып кар сулары акты. Каядыр бару түгел, көчкә урам аркылы чыгарлык! Менә шушы берничә көн күрсәтте дә инде шәһәребезнең юллары кышын кардан ничек чистартылганын. «Аккан су юлын табар» дигән татар халык мәкале булса да, урам тулып аккан су юл таба алмый интекте. Дөрес,...
-
Яңалыклар
Кабул итәләр Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 23 мартта (пәнҗешәмбе) - Россия эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе начальнигы Р.Ш.Хөснетдинов кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Алдан 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып, язылып куярга...
-
Җырлыйлар да, бииләр дә
Егетләр татар телендә камил сөйләшергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәбият-сәнгатен белергә һәм нинди дә булса иҗа-ди осталыкка ия булырга тиеш. Бәйгенең программасы өч өлештән торды: егетләр үз-үзләре белән таныштырдылар, Түбән Кама турында белемнәрен күрсәттеләр, иҗади конкурста да катнаштылар. Конкурсантларның берсе - Дәүфит Әхмәтшин бәйгедә икенче тапкыр катнаша, шуңа да сәхнәдә ул...
-
Һәр 100нче кешедә табыла
Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсендә ревматоидлы артрит авыруы турында сөйләделәр. Бирегә озак еллар дәвамында авыручылар җыелды. Лекцияне исә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы Светлана Якупова укыды. Ревматоидлы артрит иммунитет системасы бозылуы белән бәйле. Авыру көтмәгәндә килеп чыга, иммунитет күзәнәкләрен еш кына вирус яки бактерия белән бутыйлар һәм аларны...
-
Кешеләрне дә дәвалыйлар, балык та тоталар
Түбән Кама табиблары балык тотуда ярышканнар. Бәйгене оештыручы табиблар Рамил Сөнгәтуллин һәм Рафаэль Кудаяров сүзләренә караганда, мондый күмәк чыгуларны соңгы тапкыр уздырудан соң 6 ел үткән. Быел әлеге тәкъимне табиблар берләшмәсе һәм профсоюз җитәкчеләре куәтләгән. Кемдер техника белән ярдәм иткән, кемдер спонсорлар тапкан. Җыелгач, Кама Аланы янындагы Бельский култыгына юл...
-
Тәмле булса да, зыянлы
Каймак һәм укроп, краб, тоз, кыз-дырылган тавык тәме... Игътибарны җәлеп итә торган ачык төстәге капларга төшерелгән әлеге сүзләрне укыганда авызга селәгәй җыела. Кыздырылган, ашаганда кетердәп торганхуш исле чипсылар... Алар һәр ки-беттә күпләп сатыла һәм бәяләре дә кыйммәт түгел. Бу ризыкны олылар гына түгел, балалар да ярата. Чипсылар нәрсәдән ясала? Зыянлымы,...
-
Урман бетенә каршы вакцина бар
Эпидемиологлар белдерүенчә, апрельдә урман бете чыгачак. Хәзерге вакытта Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсендә урман бете энцефалитына каршы «ЭнцеВир» вакцинасы белән прививка ясала. Ул ике мәр-тәбә, 1-2 ай аралык белән, тагын берсе киләсе елга, алга таба һәр өч ел саен ясатыла. Вакцинаны 18 яшьтән кулланырга мөмкин, ул бигрәк тә урманга...
-
Янганнар
Побудиловка авылында ярты сәгать эчендә бакча йорты янган. Янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Рамил Насыйбуллин әйтүенчә, бу көнне өйдә яшьләр җыелган. Шуларның берсе, урамга чыккач, мунча түбәсенең януын күреп алган. Күп тә үтмәгән, ялкын йортка күчкән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бакчадагы корылмалардан берни калмаган диярлек. Ут чыгуның беренчел фаразы - мунча...
-
Тукай кая карап борчыла?
Пирамидалар матурмы? Әлбәттә, якын килеп карамаганда, шулай күренәдер. Үзем Мисырда булганда, Каһирәдә пирамидаларга экскурсиягә барган идек. Тарихи яктан кыйммәтле корылма булса да, тыштан бер дә «уш алырлык» түгел... Дөньяның 7 могҗизасы исемлегенә кертелгән корылмалар белән чагыштырырлык объект безнең якта Кама Аланы бистәсендә бар иде. Төзелеп бетмәгән тугыз катлы йортка шәһәрара...
-
Ѳй туйлары уздырачаклар
Түбән Кама төзүчеләре Ф.Тәбиев урамындагы тагын бер ун катлы йортны файдалануга тапшырдылар. Йорт якынча бер ел дәвамында төзелде, квартир һәм подъездларда эчке эшләр тәмамланган, ут, су һәм газ кертелгән. Ишегалдында балалар мәйданчыгы бар. Барлыгы 80 квартир ачкычы тапшырылды: азкеремле гаиләләр, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр социаль найм буенча, ә шәһәр...
-
Туберкулезга каршы
24 мартта 8.30-12.00 сәгатьләрдә Дөньякүләм туберкулезга каршы көндә Базар тукталышында түбәнкамалыларга күчмә флюорография аппаратында тикшеренү узарга мөмкин булачак. Әлеге чара туберкулезга каршы диспансер җитәкчелеге тарафыннан һәм туберкулез, үпкә рагы профилактикасы максатыннан үткәрелә.
-
Игътибар үзәгендә – балалар сәламәтлеге
Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Түбән Камада «Язгы каникул» профилактик акциясе уза. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, ел башыннан районда 16 яшькәчә балалар катнашында 7 юл-транспорт очрагы теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 8 бала зыян күргән. Акция вакытында машинада балаларны утыртып йөртү таләпләре, юл аша чыгу, җәяүлеләргә юл бирү кагыйдәләренеӊ үтәлеше тикшереләчәк. Белем бирү йортлары,...
-
Спорт
Сынатмаган Истамбулда «Яшар Догу» 45нче Халыкара ярышларда Түбән Кама егете өченче урынга ия булды. Турнирда 17 илдән 200-гә якын ирекле көрәшче җыелды. Шәһәрдәшебез Илдус Гыйниятуллин 70 кг авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Аның көндәшләре арасында Бразилиядә узган Олимпиада призеры да бар иде. Безнең көрәшче финалда оттырып, өченче урынны алды. Җитәкчеләр чаңгыга...