Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсендә ревматоидлы артрит авыруы турында сөйләделәр. Бирегә озак еллар дәвамында авыручылар җыелды. Лекцияне исә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы Светлана Якупова укыды.
Ревматоидлы артрит иммунитет системасы бозылуы белән бәйле. Авыру көтмәгәндә килеп чыга, иммунитет күзәнәкләрен еш кына вирус яки бактерия белән бутыйлар һәм аларны...
Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсендә ревматоидлы артрит авыруы турында сөйләделәр. Бирегә озак еллар дәвамында авыручылар җыелды. Лекцияне исә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы Светлана Якупова укыды.
Ревматоидлы артрит иммунитет системасы бозылуы белән бәйле. Авыру көтмәгәндә килеп чыга, иммунитет күзәнәкләрен еш кына вирус яки бактерия белән бутыйлар һәм аларны бетерер өчен дәвалау курсы билгелиләр. Бу еллар буе сузылырга мөмкин.
Тез буыны ревматоидлы артриты һәм башка авырулар буыннарны какшата. Артриттан, барыннан да элек, буынның синовиаль тышчасы зарарлана. Ул шешенә һәм кимерчәккә кереп үсә башлый. Вакыт узу белән, буынның формасы үзгәрә, вакытында дәвалау булмаса, хәл катлаулана. Кагыйдә буларак, балтыр белән табанны берләштерүче буын, тубык сөяге, тез һәм кул чугы буыннары зыян күрә. Чир, гадәттә, 30 яшьтән соң барлыкка килә. Аның белән планетадагы һәр 100нче кеше авырый. Хатын-кызлар ревматоидлы артрит белән ир-егетләргә караганда 3 мәртәбә ешрак авырыйлар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы дәвалау ысуллары, авыртуны һәм ялкынсынуны бетерә торган дарулар турында тәфсилләп сөйләде.
- Һәр дару табиб күзә-түе астында кулланылырга тиеш. Йөрәк һәм ашказаны-эчәк авырулары, шикәр чире, кан басымы югары булган очракта бигрәк тә сак булырга кирәк, - дип билгеләп үтте С.Якупова.
Лекциядән соң, теләгән кешеләр ревматологка сораулар бирделәр. Бүгенге көндә Түбән Кама дәваханәсендә артрит диагнозы белән 628 кеше исәптә тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев