Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Урман бетенә каршы вакцина бар

Эпидемиологлар белдерүенчә, апрельдә урман бете чыгачак. Хәзерге вакытта Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсендә урман бете энцефалитына каршы «ЭнцеВир» вакцинасы белән прививка ясала. Ул ике мәр-тәбә, 1-2 ай аралык белән, тагын берсе киләсе елга, алга таба һәр өч ел саен ясатыла. Вакцинаны 18 яшьтән кулланырга мөмкин, ул бигрәк тә урманга...

Эпидемиологлар белдерүенчә, апрельдә урман бете чыгачак. Хәзерге вакытта Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсендә урман бете энцефалитына каршы «ЭнцеВир» вакцинасы белән прививка ясала. Ул ике мәр-тәбә, 1-2 ай аралык белән, тагын берсе киләсе елга, алга таба һәр өч ел саен ясатыла.
Вакцинаны 18 яшьтән кулланырга мөмкин, ул бигрәк тә урманга еш баручы, бакчалары булган кешеләргә кирәк. Моның өчен март ахырына ка-дәр участок табибына мөрәҗәгать итәргә. Прививка ясату - түләүсез. Әлегә барлыгы 130 доза бар.
Урман бете энцефалиты - үзәк нерв системасының зарарлануына китерүче кискен вируслы йогышлы авыру, аны дәвалау бик авыр һәм озак вакыт ала. Ул хәтта инвалидлыкка да, үлемгә дә китерергә мөмкин.
Авыру бет кадалганда, аны кечкенә генә ярасы булган куллар белән сытканда, кәҗә сөтен кайнатмыйча эчкәндә йогарга мөмкин. Әлеге бөҗәкләр урманда үләндә, куакларда яши һәм, нигездә, 50 смдан югарыга менми. Табигатькә чыкканда, бет кермәслек кием киеп, махсус сиптергеч алыгыз. Ярты сәгать саен үзегезне һәм юлдашларыгызны тикшереп торыгыз, әмма иң нәтиҗәле чара - прививка ясату. Узган ел шәһәр дәваханәләренә урман бете кадалган 377 кеше мөрәҗәгать иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев