20 декабрь 2011 яңалыклары
-
Реклама белән чүплиләр
Подъезд ишеген ачып керер хәл юк, идәнгә түшәлгән реклама кәгазе өеме аякка уралып йөдәтә. Берсендә урта яшьләрдәге бер йомры гына хатын почта әрҗәләренә реклама кәгазьләре салып йөри иде. Үзебезнең почта әрҗәсенә килеп җиткәнен көтеп тордым да, безгә кирәкми, салмагыз, дип әйттем. Юк, салды бу. Алып кулына тоттырган идем, «миңа акчаны...
-
Кар күмеп бетерде
Ишегалларының, җәяүле юлларының кардан чистартылмавыннан зарланыйм әле. Урамга иртә белән чыгышлы түгел. Тездән диярлек кар ерып тукталышка барып җитәбез. Элек шәһәр урамнарын кеше эшкә киткәнче чистартып куялар иде. Түбән Камада күптән онытылды инде ул гадәт. Кая анда гади кеше йөри торган җәяүле юллары гына?! Сайлаудан соңгы атнада, хәтерем ялгышмаса, 6...
-
Би авылы да бар
Шәһәрдәгеләр белән сөйләшкәндә Би авылыңнан икәнеңне әйтсәң, «кайсы районда соң ул», дип сорыйлар. Түбән Камада андый авыл барлыгын белмиләр шул. Дөрес, күрше-тирә авыллар безне Би дип йөртә. Зәйгә бара торган олы юлда, Сухрау белән Олы Аты арасында урнашкан авылыбыз. Шәһәр ягыннан барганда уң кулда уйсу җирдә кала. Шул юл читендәге...
-
Егетләр башлы безнең
Безнең 24нче лицей-интернат - укучыларга белем бирү буенча шәһәребездә генә түгел, ил күләмендә дә билгеле уку йортларыннан. Биредә математика, физика, информатика фәннәре җентекләп өйрәтелү белән беррәттән, укучыларның чит һәм туган телләрне үзләштерүләренә дә зур игътибар бирелә. Лицей елның-елында шәһәр һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Түбән Кама мәктәпләре арасында алдынгылыкны...
-
Җәяүле күктән очсынмы?
«Березка» кибете янында трамвайдан төшкәч, юлның икенче ягында урнашкан 43нче йортка (Шинчылар урамы) кайтучылар юл аша очып йөрергә тиештер инде. Биредә җәяүлегә юл аша чыга торган бер урын да, шуны аңлата торган бер билге дә юк. Әле көз көнендә, юл йөрү кагыйдәсен үтим дигән кеше ничек йөрер иде икән дип,...
-
Кызлар да тарткач инде...
Тукталышта автобус көтә-көтә, читтәрәк басып торучы ике чибәркәйне күзәтәм. Йөз-кыяфәтләренә, буй-сыннарына сокланып туймаслык, яраткан саен яратасы килә дип, нәкъ шундыйлар турында әйтәләр инде. Сылукайларга сокланучы мин генә түгел, башкаларның да башлары шулар ягына борылган иде. Чү, берсе матур чәчләрен сыпырып алды, горур башын артка ташлап, нәфис кулларын сандугач тәпиедәй тотып,...
-
Түбән Каманың да үз «Рублевка»сы бар
Шәһәрдән якынча 15 километр ераклыкта урнашкан бер авыл бар. Быел кышның карлы-буранлы булуына карамастан, урамнары көрәлгән, ут баганаларының яктылыгы еракка тарала, төннәрен биредә көндездәгечә якты. Капка төпләре чиста, урам уртасында да чүп аунап ятмый. Кайсы авыл турында сөйли бу, дип кызыксынырсыз. Сүзем - елдан-ел зураеп һәм киңәеп килүче Шәңгәлче турында....
-
Куркыныч янаса...
Үзегезгә яки күршегезгә куркыныч янаганда, участок полицейскиен чакыртырга кирәк. Моның өчен түбәндәге номерларны телефоныгызга ук язып куярга киңәш итәбез. Төзүчеләр урамындагы 6, 8, 10, 15, 17, 19, 21, 23, Яшьлек урамындагы 1, 3, 3а, 3б, 5, 9, 9а, 9б, 9в, Тукай урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр - 8-962-570-16-30 телефон номеры буенча...