Кар күмеп бетерде
Ишегалларының, җәяүле юлларының кардан чистартылмавыннан зарланыйм әле. Урамга иртә белән чыгышлы түгел. Тездән диярлек кар ерып тукталышка барып җитәбез. Элек шәһәр урамнарын кеше эшкә киткәнче чистартып куялар иде. Түбән Камада күптән онытылды инде ул гадәт. Кая анда гади кеше йөри торган җәяүле юллары гына?! Сайлаудан соңгы атнада, хәтерем ялгышмаса, 6...
Ишегалларының, җәяүле юлларының кардан чистартылмавыннан зарланыйм әле.
Урамга иртә белән чыгышлы түгел. Тездән диярлек кар ерып тукталышка барып җитәбез.
Элек шәһәр урамнарын кеше эшкә киткәнче чистартып куялар иде. Түбән Камада күптән онытылды инде ул гадәт. Кая анда гади кеше йөри торган җәяүле юллары гына?! Сайлаудан соңгы атнада, хәтерем ялгышмаса, 6 декабрь иде бугай, иртә белән дәваханәгә барырга чыктым. «Кама» кунакханәсендә трамвайдан төштем дә, җәяүләп киттем. Администрация бинасы (аны хәзер муниципалитет дип йөртәләр бугай) янына җиткәндә, тракторның кар эттерүен, бер көтү хатын-кызның көрәк белән ашыга-ашыга кар көрәвен күрдем. Шаккатмалы хәл! Һичьюгы шәһәр җитәкчеләре утыра торган бина каршысын гына булса да, иртәне алтыда-җидедә кардан чистартып куярга буладыр.
Шуларны күргәч, хәзер исем китми инде шәһәрнең карга батып ятуына. Әле бит кышның башы гына. Алда - гыйнвар, буранлы февраль, март айлары. Ике көннең берендә кар-буран чыгып торса, кыш ахырына безнең Түбән Каманы кар күмеп китүе дә бар.
Урамнарыбыз, ишегаллары һәм җәяүле юлларының кеше йөрерлек итеп чистартылып торуы өчен җаваплы җитәкченең үзен, кулыннан җитәкләп, бер-ике көн кар күмгән сукмаклардан йөртеп карар идем, әгәр кодрәтемнән килсә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев