2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
«Уңайлы шартлар тудыру мөһим»
Түбән Камада капиталь ремонттан соң 8нче балалар бакчасы ачылды. Хезмәткәрләрне, сабыйларны һәм әти-әниләрне котларга дип, шәһәр мэры Айдар Метшин да килде. Республика программасы кысаларында, быел барлыгы алты бакча төзекләндерелде. 8нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1983 елда ук ачылган, өч дистә елдан артык вакыт узгач, билгеле, яңарту ихтыяҗы туган. Төзелеш эшләреннән...
-
Гаилә нигә таркала?
Түбән Кама үзәк мәчетендә «Аерылышуга китерүче сәбәпләр» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Казан кунагы - Түбән Кама районының элекке имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дә катнашты. Уку бүлеге мөдире Фәнил хәзрәт Ибраһимов ирләр һәм хатыннарның фикерләүләрендә аерма булу турында сөйләде, бер-берсенә карата са-быррак булуның әһәмиятен аңлатты. Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрне...
-
Җаваплы карарга кирәк
Түбән Камада террорчылыктан яклау чараларын көчәйтү буенча комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, эчке эшләр идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов, тикшерү һәм күзәтү органнары, транспорт предприятиеләре һ.б. оешмалар җитәкчеләре катнашты. Дөньяның кайбер илләрендә террорчылык актлары очраклары шактый, Россия өчен дә куркыныч юк дияргә ярамый. Мисал өчен,...
-
Автокласс ачылды
Түбән Каманың 28нче мәктәбендә автокласс ачу тантанасы узган. Светофор, юл билгеләре модельләре, өстәл уеннары, интерактив җиһазлар, куркынычсыз хәрәкәт итү буенча плакатлар - теоретик белем бирү өчен менә дигән ярдәм. Мәктәп укучылары бәйрәмгә килгән кунакларга юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәткән. 28нче мәктәптә 531 бала белем ала, шулар арасында шәһәрнең яңа...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
Кабул итү Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 1 ноябрьдә 15.00-16.00 сәгатьтә - Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов; 2 ноябрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 16.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама Роспотребнадзор начальнигы Рөстәм Изиятуллин; 3 ноябрьдә 10.00-...
-
ЮХИДИ кисәтә
Татарстан Республикасында һава температурасының түбәнәюе сәбәпле, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу хәл автомобиль белән идарә итүчеләргә куркыныч тудыра. Шуңа күрә дәүләт автоинспекторлары шәхси машина хуҗаларына автомобильләренең җәйге шиннарын кышкыга алмаштырырга, юлларда аеруча игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә кирәклеге турында искәртә. Катлаулы һава шартларында машина йөртүчеләр юлда йөрүнең...
-
Чирек гасырда – зур уңышлар
Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия 25 еллыгын билгеләп үтте. Кайчандыр бу уку йортын тәмамлаган, ә бүген җаваплы җитәкче булып эшләүчеләр мәртәбәле кунаклар рәтендә бик дулкынланып бәйрәм концертын карадылар. Артистлар - үзләренеке, чөнки белем югарылыгы буенча гына түгел, ә сәнгать мәктәбе белән дә данлыклы бу гимназия. Түбән Кама хакимиятенең төзелеш һәм...