2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Куркыныч чир
Елына берничә тапкыр Сәмигулла биле сызлаудан интегеп иза чигә. Шунысы гаҗәп: бу чир аңа, нишләптер, һәрчак бәрәңге алу яки печән әзерләү кебек эшләр башкарганда һөҗүм итә. Бүген шул ук хәл, хатыны Зарифа белән ике-өч бәрәңге төбе казырга өлгермәде: «Чукынды, билем кузгалды, тагын сиңа кала инде», - дип, ике буразна арасына...
-
Сорау-җавап
Каза намазын ничек укырга? Әгәр дә кеше алтыдан артык намазын калдырмаган булса, ул аларны тәртип буенча укый. Әгәр дә аның алтыдан артык намазы укылмый калган икән, калган намазларын үзе теләгән вакытта каза кыла ала. Искәрмә булып кояш чыгу, зәүвәл һәм кояш баю вакытлары тора. Әгәр кеше намазының кайчан һәм нинди...
-
Чакыру
Ачык чара узачак Түбән Кама үзәк мәчетендә киләсе атнаның җомгасында, ягъни 3 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә «Коръән - яшәү рәвеше» дигән ачык чара үткәрелә. Анда Коръән һәм әдәп дәресләре буенча белем бирүче укытучылар катнаша. Чарага теләгән һәркем килә ала. Балаларны дөрес тәрбиялик «Нур» мәчетендә дүшәмбе саен «Ата-аналардан балаларга күчкән җәрәхәтләр....
-
Мәчетләрдә укулар башланды
1 сентябрьдә Түбән Кама мәктәпләрендә, һөнәри һәм югары уку йортларында укучылар һәм студентлар парта артына утырды. Октябрьдә исә шәһәр һәм район мәчетләрендә ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр башланды. Дини белем алу теләге яшь чакта да, олыгайгач та туарга мөмкин. Шуңа да бирегә килүчеләрнең яшь аермасы шактый:...
-
Хыялы тормышка ашкан
Быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективы өч артистка артты. Кызлар бирегә Казаннан килде. Инде рольләре дә бар. Яшь артистларның берсе - Эльвира Гыйльметдинова - Мин тумышым белән Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан. Артистлыкка омтылу - әти-әнидәндер. Мин кечкенә вакытта алар клубта төрле спектакльләрдә катнашалар иде....
-
Чибәрләр дә, уңганнар да
Түбән Камада «KoVёR» яшьләр инициативалары үзәгендә «Чибәркәй» бәйгесе булды. Ул шәһәребездә 2008 елдан уздырылып килә. Быел биредә 22 гүзәл зат катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, һөнәри уку йорты студентлары, эшләүче кызлар бар иде. Бу атнада конкурсның сайлап алу этабы узды. Чибәркәйләр чын татар милләте вәкилләре - һәрберсе матур итеп туган...
-
Очрашалар, аралашалар
«KoVёR» яшьләр инициативалары үзәге күптән түгел ачылса да, Түбән Кама яшьләренең яраткан урынына әйләнеп бара. Биредә еш кына кызыклы очрашулар уздырыла, тренинглар үткәрелә. Мисал өчен, күптән түгел егетләр һәм кызлар сәяхәтче Иван Брускецев белән очрашты. Ул сәяхәтне нидән башларга, нинди өстәмәләр кулланырга, гомумән, акчаны күп итеп сарыф итмичә, чит илдә...
-
«Апуш»та булып кайттык
Шәһәребездә үзәкләштерелгән яңа балалар китапханәсе ачылганын белә идек инде. Без - «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, 1нче гимназия укучылары белән анда «Шигырь бакчабызга керегез» дигән очрашуда булдык. Китапханә безне якты, матур заллары, төрле телләрдәге әдәби, фәнни, тарихи китап дөньясы, киң стеллажлардагы тематик күргәзмәләре, ягымлы китапханәчеләре белән балкып каршы алды. Мондагы...
-
Татарча да яхшы бел!..
Чакырылган кунак буларак, миңа «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2017» шәһәр һәм район бәйгесендә катнашырга насыйп булды. Шәһәребезнең - 38, Кама Аланы поселогындагы 4 балалар бакчасының рус телле тәрбиячеләре арасында татар телен белү һәм балаларга өйрәтү дәрәҗәсен ачыклау максатында узган иде ул бәйге. Балалар бакчаларында татар телен белүче һәм аны тәрбия...
-
Бар икән күрәселәр!
Депутатлар урамда тәмәке тартуны тыя торган закон чыгарганнар, ди түгелме соң? Димәк, хәзер урамда ике кулын кесәсенә тыгып, тәмәке пошкырдатып йөрүчеләргә рәт бетәчәк. Закон буенча, тәмәке тартучылар өчен махсус урыннар булдырырга тиешләр, акчасын төтенгә туздыручылар шул урында гына көйрәтергә тиешләр икән. Кызык булып китте әле. Күз алдыма килде: тәмәке тартырга...
-
Үзем дә инандым
Шәһәрдә автобуслар сирәк йөри, дип зарланалар. Мин, гадәттә, җәяү яки трамвайда гына йөрим. Шуӊа бу проблема турында ишетеп кенә беләм һәм игътибар итми идем. Үзем әлеге хәлгә тарымагач… Тынычлык урамындагы 11нче йортта урнашкан банкка барырга туры килде. Ул - өйдән шактый ерак. Барганда такси чакырттым. Эшләремне тәмамлагач, автобус белән кайтырга...
-
Кагыйдәләрне һәркем үтәргә тиеш
Түбән Камада кабат «Тоннель» операциясе узды. Монысында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлдан үтүче барлык машиналар тикшерелде. Татарстанда беренче шундый профилактик акция су спорты төрләре буенча үткәрелгән дөнья чемпионаты алдыннан Казанда узган иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый операция кагыйдәләрне бозучылар белән көрәштә иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Монда ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең...
-
Көрәшче уңышы
Шәһәребездәге 29нчы мәктәпнең дүртенче класс укучысы, «Шинник» спорт комплексында көрәш белән шөгыльләнүче Булат Гәрәев узган шимбәдә Мамадышта үткәрелгән ярышта уңышка иреште. Шул районның татарча көрәш буенча танылган батыры Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган, инде традициягә кергән республика яшьләр турнирында безнең Булат үз авырлык үлчәвендә икенче призлы урынны алды. Малайны көрәш серләренә...
-
Туй киемендә
Россия гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең (ЗАГС) 100 еллыгы уңаеннан узачак бәйрәмдә катнашырга мөмкин булачак. Чара 13 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында булачак. Килгән парлар (яңа гына өйләнешүчеләр дә, берничә ел элек гаилә коручылар да) туй киемендә булырга тиеш. Гаризалар 9.00 - 18.00 сәгатьтә 43-19-40 номеры аша кабул ителә....
-
Сак булыгыз – каникул!
Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан, Түбән Камада 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр «Көзге каникул» профилактика чарасы узачак. Быелгы 9 ай эчендә балалар катнашында 46 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән: бер бала һәлак булган, 50се төрле җәрәхәтләр алган. Җәяүлеләр катнашында - 25 очрак (25 бала зыян күргән), яшь велосипедчылар белән - 7,...