Кичә, бүген, иртәгә
«Апуш»та булып кайттык
Шәһәребездә үзәкләштерелгән яңа балалар китапханәсе ачылганын белә идек инде. Без - «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, 1нче гимназия укучылары белән анда «Шигырь бакчабызга керегез» дигән очрашуда булдык.
Китапханә безне якты, матур заллары, төрле телләрдәге әдәби, фәнни, тарихи китап дөньясы, киң стеллажлардагы тематик күргәзмәләре, ягымлы китапханәчеләре белән балкып каршы алды. Мондагы...
Шәһәребездә үзәкләштерелгән яңа балалар китапханәсе ачылганын белә идек инде. Без - «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, 1нче гимназия укучылары белән анда «Шигырь бакчабызга керегез» дигән очрашуда булдык.
Китапханә безне якты, матур заллары, төрле телләрдәге әдәби, фәнни, тарихи китап дөньясы, киң стеллажлардагы тематик күргәзмәләре, ягымлы китапханәчеләре белән балкып каршы алды. Мондагы дүрт залда уку, ял итү өчен мөмкинлекләр зур, яшь әниләр өчен уңайлы зал да, театрлаштырылган чаралар өчен сәхнә дә бар икән. Ун-дүрт яшькәчә балалар өчен егерме сигез меңләп китап үз укучыларын көтә.
Китапханә мөдире Римма Бари кызы «Апуш» китапханәсе белән кыскача таныштырды, ә Равия Төхвәтуллина үзебезнең шәһәрдә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләп, укучыларны безнең белән якыннан таныштырды. Шигъри аһәңнәр матур биюләр белән аралашып барды. Бу очрашу күңелләрдә яхшы тәэсир калдырды. Безнең шәһәрдә яңартылган, заманча, 3D форматлы мөмкинлекләре булган шундый китапханә булу - балаларыбызга да, ата-аналарга да зур бүләк ул.
Ралия КӘРИМОВА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев