Кичә, бүген, иртәгә
Гаилә нигә таркала?
Түбән Кама үзәк мәчетендә «Аерылышуга китерүче сәбәпләр» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Казан кунагы - Түбән Кама районының элекке имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дә катнашты.
Уку бүлеге мөдире Фәнил хәзрәт Ибраһимов ирләр һәм хатыннарның фикерләүләрендә аерма булу турында сөйләде, бер-берсенә карата са-быррак булуның әһәмиятен аңлатты. Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрне...
Түбән Кама үзәк мәчетендә «Аерылышуга китерүче сәбәпләр» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Казан кунагы - Түбән Кама районының элекке имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дә катнашты.
Уку бүлеге мөдире Фәнил хәзрәт Ибраһимов ирләр һәм хатыннарның фикерләүләрендә аерма булу турында сөйләде, бер-берсенә карата са-быррак булуның әһәмиятен аңлатты. Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрне җитешсезлекләр белән бар кылган бит.
Үзәк мәчетнең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин гаиләдә ир белән хатынга бер-берсенә, әти-әниләренә карата җитдилеккә һәм гаделлеккә чакырды.
«Хәзерге вакытта гаилә генә түгел, гаилә нигезе дә таркала бара. Гаилә учагын коруның максаты - тынычлык», - дип ассызыклады Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үз чыгышында.
Фәнис КАДЫЙРОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев