Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Уңай тәэсирләр белән кайттык

Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча 200 мең сумлык грантка ия булган. Шуның нигезендә башланып киткән «Сүз чүлмәге» проекты кысаларында, Түбән Уратма мәктәбе укучылары үзләренең иҗади номерлары белән яшьтәшләре, ата-аналары, Түбән Кама шәһәренең аксакаллар шурасы әгъзалары алдында чыгыш ясадылар.

Безне – Түбән Камадан килгән кунакларны – Түбән Уратма мәктәбе директоры Исхак Мөхлисев ачык йөз белән каршылады. Билгеләнгән вакыттан шактый иртәрәк килгәнлектән, халык җыелганчы бераз таныша торырга да исәбебез бар иде. Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһапов «бераз авыл белән дә танышыйк инде» дигәч, чара башланганчы, музейларын да карап чыктык. Мәчеткә алып баруларын да сорадык. Яңа мәчет әле 11 ноябрьдә генә ачылган. «Туган як» газетасыннан укып белгән булсак та, үз күзебез белән күргәч, аңа тагын бер мәртәбә сокландык. Матур итеп төзегәннәр. Андагы чисталыкка, пөхтәлеккә дә исебез китте. Анда барганда Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәл янында тукталып, баш иеп киттек. Бу авылдан киткәннәрнең яртысыннан артыгы сугыш кырында ятып калган икән. Барысының да исемнәре язып куелган...
Без мәктәпкә әйләнеп кайтканда, чарага җыелганнар иде инде. Бирегә әниләр дә чакырулы икән. Актлар залы сәхнәсенә «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!» дигән плакат язып элгәннәр. Әйе, кунак көткәндә әзерлексез булмый шул. Дөрестән дә, хуҗалар бик яхшы әзерләнгән. Андый дәрәҗәдәге хөрмәтне сирәк күрергә туры килә. Милли кием кигән ике укучы чәк-чәк тотып чыкты. Күрешү, хәл-әхвәл белешү китте...
Чара укучы балалар чыгышларыннан торган музыкаль тәнәфесләр белән аралашып барды. Нәфис сүз, курайда, гармунда уйнау, җыр барыбызны да сокландырды. Ачык дәрес үзе генә ни тора! Укучы балаларның саны аз булу гына бераз борчыды. Ләкин аларның уңышлары бик яхшы. 70 процентлап укучы югары уку йортларын тәмамлый икән. Ә инде техник яктан караганда, шәһәр мәктәпләренә караганда да өстенрәк күренде. 
Ата-аналар, аксакаллар шурасы әгъзалары, шагыйрьләр һәм язучылар Түбән Уратма авылы мәктәбе укучыларының әлеге проект кысаларында ясаган чыгышларына югары бәя бирделәр. Балалар, әниләрен бәйрәм белән котлап, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен дә тапшырдылар. Авыл мәктәбенең татар теле кабинетында милли ризыклар күргәзмәсе оештырылган иде. Соңыннан – өчпочмак, коймак, бәлеш һ.б. милли ризыклардан әзерләнгән табында чәй эчтек. 
Түбән Кама Татар конгрессы бүлеге инициативасы белән Аналар көненә багышлап үткәрелгән әлеге чарадан бик яхшы уй-фикерләр белән кайттык. Аны оештыручы һәм алып баручы Вәсилә Исмәгыйль кызына зур рәхмәт! Шәхсән үземнең андый дәрәҗәдә оештырылган чарада катнашканым юк иде. Андый кунакчыл авыл халкын, чиста пөхтә урамнарны да күрергә насыйп булмаган иде. Мондый чарадан соң «Яшә, татар авылы! Сез булганда, телебез дә, илебез дә югалмас, Алла боерса» – диясе генә кала инде.
Васил КАМАЛОВ, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев