4 декабрь 2018 яңалыклары
-
Кышкы гүзәллекне көткән чакта
Түбән Камада Яңа ел мәйданчыкларын бизәү башланды. Чыршы шәһәрчекләренең урыннары үзгәрмәгән диярлек. Алар «Гаилә», Г.Тукай исемендәге уку һәм ял, «Кояшлы алан», Нефтехимиклар паркларында; Лемаев исемендәге мәйданда, «Шинник» спорткомплексы янында, Красный Ключ бистәсендә («Рамус» сәүдә үзәге артында), Кама яры буенда булачак. Тагын берсе – Химиклар урамындагы 16 нчы йорт янындагысы – күптән түгел ачылган автошәһәрчеккә күчерелде.
-
Оператор – мавыктыргыч эш
Түбән Кама телерадиокомпаниясендә эшләүче Рафаэль Рәкыйпов исемен түбәнкамалылар яхшы белә. Чөнки яңалыклар хәбәрчеләре һәр сюжет ахырында оператор исемен дә әйтә. Җәйге эсседә, кышкы чатнама суыкта, коеп яуган яңгыр вакытында кулында видеокамера булыр аның. Ул теләсә нинди шартларда эшен эшләргә тиеш, чөнки операторсыз сюжет була алмый.
-
Танып-белү экскурсиясе
Күптән түгел шәһәребезнең 10 нчы мәктәбенең икенче сыйныф укучылары 29 нчы янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсиягә килде. Утызга якын укучы янгын сүндерүчеләрнең эшләре белән танышты.
-
Уңай тәэсирләр белән кайттык
Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча 200 мең сумлык грантка ия булган. Шуның нигезендә башланып киткән «Сүз чүлмәге» проекты кысаларында, Түбән Уратма мәктәбе укучылары үзләренең иҗади номерлары белән яшьтәшләре, ата-аналары, Түбән Кама шәһәренең аксакаллар шурасы әгъзалары алдында чыгыш ясадылар.
-
Кем гаепле?
Түбән Камада йөк машинасы поши бәрдегән. Фаҗига сәнәгать зонасы тирәсендә булган.
-
ВИЧ – уен түгел
Түбән Камада 8 декабрьгә кадәр «ВИЧ инфекциясе профилактикасы» дип исемләнгән «кайнар линия» эшләячәк.
-
Шәһәр мэрына сорауларыгыз булса
НТР24 телерадиокомпаниясе Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән ел йомгаклары буенча «Туры эфир» үткәрергә әзерләнә башлады.
-
Хокукларны яклар өчен
10 декабрьдә Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты хезмәткәрләре гражданнарның хокукларын яклау буенча сорауларга җавап бирәчәк. Кайнар линия 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
-
2018 елда Татарстанның мәктәп укучылары 7 меңнән артык законсыз чүплек урынын ачыклаган
ТР Экология министрлыгына табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында күбесенчә “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша укучы балалар яза.