Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түзәр әмәле калмагач...

Түбән Камадагы «LUNA» барында төнге сәгать 2 белән 3 арасында, 29 яшьлек ирнең 20 мең сумлык кәрәзле телефонын, шул телефон аша «Сбербанк онлайн» кушымтасына кереп, 2400 сум акчасын урлаганнар.

«Кайнар» эзләр буенча полиция хезмәткәрләре 23 яшьлек адәмне кулга алган. Карак беркайда да эшләми, моңа кадәр дә хөкемгә тартылган булган. Телефон һәм акча хуҗасына кайтарылган.
Кама Аланында 52 яшьлек хатын, 61 яшьлек ирен, күкрәгенә пычак белән чәнчеп үтергән. Хатын бу хакта полициягә үзе хәбәр итеп, гаебен таныган. Әйтүенчә, ир аны гел кыйнап торган. Ә бу юлы түзәр әмәле калмагач, хатын үзе һөҗүм иткән. Аңа карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев