21 февраль 2020 яңалыклары
-
Мәшгульлек үзәге ярдәмгә килергә әзер
Түбән Кама – предприятиеләргә бай шәһәр. Кибетләр дә күп, балалар бакчалары, мәктәпләр... Бөтен җирдә эшче куллар кирәк. Шуңа да карамастан, эшсезләр саны кимеми. Эшсез калган кешеләргә күрсәтелгән ярдәм, актуаль эш урыннары һ.б. турында без мәшгульлек үзәге директоры Фәрид Гыйльманов белән сөйләштек.
-
Күбрәк акча алалар
Түбән Кама табиблары күрше Яр Чаллы шәһәрендәге коллегаларына караганда күбрәк эш хакы алып эшли.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Туган тел декадасы чаралары Халыклар дуслыгы йортында 10 февральдә башланып китте.
-
Энә дә, дөя дә бүләкме?
Ватан сакчылары көне җиткәндә хатын-кызлар кибетләргә юнәлә. Әтисенә, бабасына, иренә, улына, энесенә, абыйсына бүләк аласы бар ич! Кайберләре интернеттан гына эзли. Ә анда ни генә юк: бәйрәмчә бизәлгән шоколад, танк рәвешендә бәйләнгән тапочкалар, консерв банкасына тыгылган оекбаш, тагын әллә ниләр.... Болар көчле затларыбызга кирәкме? Гомумән, алар нинди бүләкләр бирүне яратмый? Бу хакта үзләреннән сорашырга булдык. Бәлки, җаваплары бүләк сайлауда сезгә ярдәм итәр.
-
Зурлап үткәрәләр
23 февральдә Түбән Камада беренче тапкыр ир-атлар фестивале узачак. Ул Ватан сакчылары көненә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
-
Китапханәдә – очрашу кичәсе
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, «Татарстан әлифбасы» проекты кысаларында уздырылучы чираттагы чара «Мөслимем, Мөслимем, син бәллүр бишегем» дип атала.
-
Донорларга рәхмәт
Алар тырышлыгы белән 2019 елда 4542 литр кан әзерләнгән.
-
Куркытмакчы булганнар
Менә конкурсыбыз ахырына якынлашты. Бүген редакциягә килгән язмаларның соңгысын бастырабыз. Киләсе саннарның берсендә җиңүченең исемен атарбыз һәм яңа конкурсыбызны башлап җибәрербез.
-
Милли кичә
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, һәм шулай ук «Туган тел» декадасы уңаеннан, Ташлык мәдәният йортында «Халкыбызның күңел көзгесе» дип аталган милли кичә булып узды.
-
Мәдәният учакларында
Каенлы мәдәният йортында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең «Алтын Аполлон» иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган «Без – Илһамлы халык» – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
Кышны озатканда
Май чабу – Христиан бәйрәме Масленицага туры килә. Ләкин бу бәйрәм дин белән бөтенләй бәйләнмәгән. Ул борынгыдан килгән – Кыш озату бәйрәменең бер үрнәге буларак уздырыла.
-
Онытырга хакыбыз юк
Олы Аты авылы китапханәсендә «Ак түтиләр» клубының чираттагы җыелышы үтте. Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен искә алдык. Безнең авылда фронтовиклар күптән вафат булсалар да, күңелләребездә мәңге сакланырлар.
-
«И керәшенем, асыл бизәгем...»
Халыклар дуслыгы йортында «Халык-ара туган тел» ункөнлеге кысаларында «И керәшенем, асыл бизәгем...» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
-
Рубин туйларын билгеләп үттеләр
«Тормыш итү – диңгез кичү», диләр. Диңгездә тыныч һәм давыллы вакытлар булган кебек, тормышта да гел җай белән генә бармый. «Ә бер-береңә юл биреп, ихтирам итеп яшәсәң, барысын ерып чыгарга була», – дигән фикердә Валентина һәм Василий Степановлар. Быел аларның уртак тормыш коруларына 40 ел тулды.
-
Шаярып та чакыралар
Узган атнада шәһәрдәшләр ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибларын 1650 тапкыр чакыртканнар. Юл-транспорт һәлакәтләрендә тугыз кеше зыян күргән.