Сухрауда хоккей бәйрәме
Узган шимбәдә Сухрау авылындагы боз мәйданчыгында, кем әйтмешли, «гасыр матчы» булды: җитәкчеләрдән, авыл җирлеге депутатларыннан тупланган «Зрелость» һәм авыл яшьләренең, мәктәп укучыларының «Юность» командалары хоккей уенында ярыштылар. Мондый уен узган ел да булган, анысында яшьләрдән җиңелү ачысы кичергәч, өлкәннәр бу юлы «реванш»ка җитди әзерләнгән. Узганында кайберләре бозда бик ышанычлы шуа...
Узган шимбәдә Сухрау авылындагы боз мәйданчыгында, кем әйтмешли, «гасыр матчы» булды: җитәкчеләрдән, авыл җирлеге депутатларыннан тупланган «Зрелость» һәм авыл яшьләренең, мәктәп укучыларының «Юность» командалары хоккей уенында ярыштылар.
Мондый уен узган ел да булган, анысында яшьләрдән җиңелү ачысы кичергәч, өлкәннәр бу юлы «реванш»ка җитди әзерләнгән. Узганында кайберләре бозда бик ышанычлы шуа да алмаган булса, бу юлы инде ныклап әзерләнгәннәре күренеп тора иде. Ике команданың да чын хоккей формасыннан булулары аеруча сокландырды. Монысы Түбән Кама металл конструкцияләр заводы генераль директоры «Зрелость» командасы капитаны Николай Прокофьевның финанс ярдтәме белән эшләнгән.
Уенны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Альфред Нигъмәтҗанов һәм Григорий Китанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин һ.б. чыгыш ясап, хоккейчыларга уңышлар теләделәр. Ә хоккейчылар арасында кемнәр генә юк иде! Кама Аланының «Камсервис-Теплоэнергетика» ширкәте директоры Вазыйх Гыйльметдинов, Түбән Уратма һәм Сухрау авыл җирлекләре башлыклары Айрат Гарифуллин һәм Ришат Галимов (соңгысы бозга улы Раилне һәм «пләмәш»е Инсаф Ибраһимовны да алып чыккан), авыл мәктәбе директоры Фидан Әхмәтов һ.б.
Тамашачылар бу уенны рәхәтләнеп карады, голлар әле бер, әле икенче капкага кереп кенгә торды. Башта яшьләр командасы исәп буенча зур аерма белән алга киткән иде, әмма ахырга таба алар арыбрак китте, ә «ветеран»нарга икенче сулыш керде бугай. Ахыр чиктә, «Зрелость» командасы үзенең яшьрәк көндәшләрен 16:14 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, өлкәнрәкләр беренче уендагы җиңүләре өчен бу юлы реванш алды. Хәер, дөресен генә әйткәндә, монда оттыручылар юк - барысының да күңелләре күтәренке иде.
Сухрау башлыгы Ришат Галимов - тынгысыз кеше. Әле тагын әллә нәрсәләр оештырыр. Авыл халкы өчен кирәкле мондый эшләрдә аңа һәм фикердәшләренә уңышлар юлдаш булсын.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев