20 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Музейда — яңа күргәзмә
Түбән Кама шәһәре музеенда күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улының 65 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә белән танышырга теләүче түбәнкамалыларны һәм шәһәребез кунакларын музейда (Төзүчеләр урамы, 14нче йорт) көтеп калабыз.
-
Җир алырга теләсәгез...
Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрнең җир участогы алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелегенең матбугат хезмәте. Моның өчен Актүбә урамындагы 6нчы йортның 414нче бүлмәсенә барып, гариза бирергә кирәк. Гаризалар һәр атнаның дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр кабул ителә...
-
Машина хуҗаларына
Автомобильләрне техник карау станциясенең эш сәгате үзгәрде. Хәзер техник карау станциясе сишәмбедән җомгага кадәр - иртәнге 8дән 20 сәгатькә, шимбә көнне иртәнге 8дән 18 сәгатькә кадәр эшли. Төшке аш - 11 сәгать 30 минуттан 13 сәгатькә чаклы. Якшәмбе һәм дүшәмбе - ял көннәре. Белешү өчен телефон: 42-40-38.
-
Малайлар күбрәк туган
Узган елны Түбән Кама балалар табу йортында 3824 сабый дөньяга килгән, шуларның 1993е - малайлар, 1831е - кызлар. Соңгы елларда балалар күбрәк туа башлаган. Әйтик, 2008 елда туган балалар саны 3 меңнән бераз гына артса, узган елны исә 4 меңгә якын бала дөньяга килгән. Иң еш бирелә торган исемнәр арасында...
-
Язмышың – үз кулларыңда
Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, һөнәргә кагылышлы фикерләр дә шулкадәр. Берәүләр бары тик акыл хезмәте белән бәйле һөнәр сайласа, икенчеләргә физик көч куеп эшли торган белгечлек якынрак. Бүгенге көндә яңадан-яңа һөнәрләр барлыкка килеп кенә тора. Брокерлар, менеджерлар, курьерлар, банкирлар - тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Беренче карашка, бәлки бу һөнәрләр...
-
Бер көн өчен...
Искечә Яңа ел узгач, шәһәр йортларының ишегалларында чыршылар күренә башлый. Юк, алар үсеп чыкмыйлар, аларны шул йортларда яшәүчеләр квартирларыннан чыгарып ыргыта. Чыннан да, бәйрәм күрке булып, өйләрне бизәп торган бу урман гүзәлләре ишегалларын бер дә бизәми шул инде. Иң аянычлысы, ел саен һаман бер балык башы булса да, әлеге вәхшилеккә...
-
Пай җирләре кемгә кирәк?
Авыл кешесен гомер-бакый җир туендырган һәм киендергән. Шуңа да, крестьян турында сүз барганда, төп эше җир эшкәртүгә, иген игүгә бәйле булган хезмәт кешесе күз алдына килә. Хәзерге вакытта «пай җирләре» дип сөйләшүләр дә, турыдан-туры крестьянның көнкүрешенә кагылышлы мәсьәлә. Берчакны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов белән шул хакта әңгәмә корып...
-
Яхшы алмаш әзерләнә
Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш осталарын кечкенәдән җитди әзерлиләр. Узган якшәмбедә үткәрелгән ярыш моны тагын бер мәртәбә күрсәтте. Бу көнне биредә 2001-2002 елгы һәм 2003-2004 елгы балалар үз яшьтәшләре арасында спорт мәктәбе беренчелеге өчен көч сынаштылар. Көне буе барган кызыклы ярышта барлыгы йөздән артык яшь көрәшче катнашты....
-
Сухрауда хоккей бәйрәме
Узган шимбәдә Сухрау авылындагы боз мәйданчыгында, кем әйтмешли, «гасыр матчы» булды: җитәкчеләрдән, авыл җирлеге депутатларыннан тупланган «Зрелость» һәм авыл яшьләренең, мәктәп укучыларының «Юность» командалары хоккей уенында ярыштылар. Мондый уен узган ел да булган, анысында яшьләрдән җиңелү ачысы кичергәч, өлкәннәр бу юлы «реванш»ка җитди әзерләнгән. Узганында кайберләре бозда бик ышанычлы шуа...
-
Бездә Дагстан түгел шул...
Республика хәрби комиссариатының Түбән Кама бүлеге начальнигы Ф.Миңгәрәев әйтүенчә, Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш планы үтәлгән - хәрби хезмәткә 302 егетне озатканнар. Аннан алдагы 2010 елның көзге чакырылышы белән чагыштырганда, план ике мәртәбә кыскарса да, аны үтәү бик җиңел булмаган. Хәзерге вакытта Түбән Камада 800ләп призывник армиягә барудан качып йөри...
-
Мәскәүдәге парадта да катнашкан ул
«Сәлам, минем яраткан сеңлем! Хәлләрең ничек? Ничек яшәп ятасыз анда? Белсәң икән, сине шундый нык сагындым! Хәзер компьютер алдында утырасыңдыр, яисә өй эшләре эшлисеңдер. Сүз уңаеннан, бер син генә укымыйсың, без дә конспектлар язабыз...». Әлеге күңел кылларын тибрәтә торган юлларның авторы - күптән түгел Хәрби-диңгез флотыннан кайткан Түбән Кама егете...
-
Бер гаиләдән алты егет армиядә хезмәт иткән
Дамир Кәлимуллин белән без 1965 елдан бирле таныш. Түбән Кама төзелешенә килгән башка күпләр кебек, Актүбә авылы янында такталардан корылган будкада күршеләр булып яшәгән идек. Шәһәрдә йортлар төзелеп, без квартирлар алгач та, танышлыгыбыз дәвам итте. Ул чагында дөнья мәшәкате белән озаклап сөйләшеп утырырга да вакыт табылмады кебек. Ә инде олыгаеп,...
-
Иртәгә — Инженерлык гаскәрләре көне
Кораллы Көчләр структурасында, гаскәрләрнең төп төрләреннән тыш, аларга сугышчан бурычларын үтәргә ярдәм итүче өстәмә төрләр дә бар. Андыйларга инженерлык, радиотехник, элемтә, автомобиль, тимер юл гаскәрләре һәм кайбер башкалар керә. Әнә шуларның берсе иртәгә, 21 гыйнварда үзенең бәйрәмен - Инженерлык гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Ул Россия Президенты Указы белән 1996 елда...