Көн вакыйгасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа елдан шәһәр транспорты эшендә түбәнкамалыларны үзгәрешләр көтә
Автобусларны яңарту, җәмәгать транспорты вакытын арттыру, финанс ярдәме һәм диспетчерлык үзәген үстерү. Яңа елда шәһәр транспорты эшендә түбәнкамалыларны әнә шундый үзгәрешләр көтә.
-
36 мәктәптә Борынгы гасыр биюләренә багышланган кичә оештырыла.
Берничә сәгатькә - Пушкин чорына. 36 мәктәптә Борынгы гасыр биюләренә багышланган бал оештырыла. Кызлар- матур күлмәкләр, егетләр – фрак-костюмнар киеп вальс ритмына әйләнә. Карнавалда укучылар белән укытучылар катнаша.
-
Коммуналь хезмәткәрләр көчәйтелгән режимда эшли
Җәяүлеләр юллары тиешле дәрәҗәдә чистартылмаган. Тротуарлар торышын Рамил Муллин “канәгатьләнерлек түгел”, дип бәяләде. Бозлы яңгырдан соң, алар шугалакка әверелә. “Көйсез” һава шартлары белән бәйле рәвештә, травматология бүлегенә мөрәҗәгать саны артканмы? Безнең төшерү төркеме белеште.
-
Ярты гасырлык бәйрәм
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә юбилеен билгели. Заманча учреждениегә - 50 ел. Әлеге дата уңаеннан, зур тантана оештырылды. Анда иң кадерле кунаклар - китапханә ветераннары һәм тугры укучылар чакырылды.
-
Түбән Камадан Лисичанск шәһәренә ярты тонна гуманитар ярдәм җибәрделәр
Тартмаларда – медицина препаратлары, җылы киемнәр, 2 бензогенератор һәм газ плитәләре.
-
Фаҗигале авария
Юл-транспорт һәлакәте 13 нче декабрьдә булган. Беренчел фаразлар буенча, йөк машинасы каршы якка хәрәкәт итүче “Лада Гранта” автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, тик шуларның берсен коткарып булмады.
-
“Туган як” газетасына язылу дәвам итә.
Шәһәребездә нәшер ителүче бердәнбер татар басмасын 2023 нче елда да укырга теләсәгез, почта бүлекләренә, я редакциягә килегез. Язылу декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Укучылар “Бүләкле чыршы” акциясендә дә катнаша.
-
Су мәсьәләсе
Корабельная урамындагы 14 нче йортта яшәүчеләр коммуналчылар белән көрәшә. Халык әйтүенчә, краннан кайнар су урынына бераз гына җылымса ага.
-
Яшь тамашачылар театрында төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә
Хәзерге вакытта бина эчендә буяу, бизәкләү эшләре алып барыла. Реконструкция барышы белән шәһәр мэры Рамил Муллин да танышты. Аңа бина буенча экскурсия оештырдылар. Шәһәр башлыгы үз чиратында төзүчеләргә үз теләкләрен дә җиткерде.
-
Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләргә янәдән ярдәм кирәк
Бу - мичләр, генераторлар, кышкы киемнәр һәм аяк киемнәре.
-
Түбән Кама коммуналь хезмәткәрләре шәһәр урамнарын һәм ишегалларын кардан чистарта
Тәүлек буе эшлиләр. Шәһәр урамнарында – дистәләгән техника, зур машиналар кар чыгара, ишегалды җыештыручылар иртәнге биштән аяк өстендә. Коммуналь хезмәткәрләр алдында торган төп бурыч – урамнарны кардан чистарту.
-
Җирле шагыйрә Мөнҗия Хәлимова китап сөючеләргә үзенең беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте
“Күңелгә сагыш тулса” басмасы белән таныштыру кичәсе Үзәк китапханәдә узды. Шигырьләрендә хатын-кыз туган җир, туган авыл, әткәй-әнкәй, мәхәббәт, балалар темаларын яктырта.
-
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны РФ Конституциясе көне белән котлады
«Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм республика, бөтен Россия хакына иҗади хезмәтегездә уңышлар», диелә аның котлавында.
-
Хәрби биремнәр үтәгәндә һәлак булган түбәнкамалылар истәлегенә ике мемориаль такта ачтылар
Бүген – Ватан геройлары көне. Истәлекле дата уңаеннан, хәрби биремнәр вакытында гомерләрен биргән түбәнкамалылар хөрмәтенә багышлап ике мемориаль такта ачтылар. Аларның берсе –Төньяк Кавказда һәлак булган Алексей Луговой, икенчесе-Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан Антон Тедиков истәлегенә.
-
Яман күршеләре тынычлап яшәргә ирек бирми
Ир-ат көн саен тыелган матдәләр кайнату белән шөгыльләнә икән. Нәтиҗәдә әфьюннан чыккан ис бөтен подъездга тарала, күзләргә керә, дип зарлана йортта яшәүчеләр. Наркопритон турныда хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать иткәннәр.