Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камадан Лисичанск шәһәренә ярты тонна гуманитар ярдәм җибәрделәр

Тартмаларда – медицина препаратлары, җылы киемнәр, 2 бензогенератор һәм газ плитәләре.

Рамил Муллин Түбән Камадан хәрби операциядә катнашучыга квадракоптер тапшыра. Хәзерге вакытта хәрби ялда булучы ир-ат әлеге аппарат аларның взводы өчен мөһим булуы турында белдерә. Шәһәр башлыгы гуманитар ярдәмне ничек озатуларын карарга дип килә. Өстәвенә, тартмаларны тутырырга да ярдәм итә. Аларда  - медикаментлар, бинтлар, җылы киемнәр, эчке киемнәр, перчаткалар, 2 бензогенератор, газ мичләре. Тартмаларның гомүм күләме 500 кг дан артык. 

Бик күп шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз килеп үз өлешен кертте, аларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук акциягә оешма, предприятиеләребез бик күп кушылды һәм партия проектлары булды менә минем арттта торган ярдәм ул Лисичанск шәһәренә китә. Ул Татарстан шефлыыка алган шәһәр. Бездән киткән ярдәм анда бик кирәкле чөнки хәзер бик салкын, ди Рамил Муллин. 

Хәрби операция башланганнан бирле  Донбастта яшәүчеләргә һәм фронтта булучыларга Түбән Кама халкы актив ярдәм итә. Бүгенге гуманитар ярдәм, Казанга “Бердәм Россия” партиясенең Республика бүлегенә җибәреләчәк. Шуннан тартмаларны Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәренә озатачаклар. Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләргә ярдәмне Түбән Каманың 13 ноктасында кабул итәләр. Пунктлар исемлеге белән тулырак ДОБРО-НК.РФ төркемендә танышып була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев