Көн вакыйгасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Президент белән бергә
13 апрельдә Татарстандагы җәмәгать оешмаларының «Без булдырабыз! Без бергә!» дигән форумында «Президент белән бергә» дигән республика иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Аның максаты - татарстанлыларны Президент программаларын үтәү өчен туплау. Мондый башлангыч белән Татарстандагы яшьләр оешмалары чыккан иде. Нәтиҗә-дә, бу башлангыч «Президент белән бергә» дигән гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте оештырылуга китерде. Форум эшендә...
-
Сак булыгыз!
3 апрельдә Татарстанда һава торышы үзгәрүе көтелә. Көндез юеш кар, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм 4 апрель иртәсендә юлларда урыны белән көчле бозлавык булачак дип хәбәр итә синоптиклар. Шуңа күрә юлларда игътибарлы һәм сак булырга киңәш итәбез.
-
Шагыйрьләр чакыра!
7 апрельдә иртәнге сәгать 10да сукырлар җәмгыятендә (Тукай ур, 20а) Нурулла Габдуллин белән очрашу уздырыла. 7 апрельдә көндезге 2дә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар ур. 74б) Рәфәт Шәйдуллинның иҗат кичәсе була. 10 апрельдә кичке 5тә 48нче гаилә китапханәсендә (Шинчылар ур., 9нчы йорт), «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Рифкать Имаев, Фәнүзә Сабирова,...
-
Түбән Кама - икътисади үсештә
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Олег Дмитриевич БИТ-МИРЗА белән төбәгебездәге, ахыр максаты табыш алуга һәм предприятиеләрнең динамик үсешен тәэмин итүгә исәпләнелгән инвести-цияләргә кагылышлы әңгәмә тәкъдим итәбез. - Кама Аланы поселогындагы индустриаль паркның үсеш перспективалары турында аңлатып үтә алмассызмы? - «Кама Аланы» индустриаль паркы, Россия...
-
Җәлилне искә алдык
Советлар Союзы Герое, үзенең "Моабит дәфтәре" белән, фашистлар тоткынлыгындагы татарлар батырлыгын дөньяга таныткан Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрь туган көндә - 15 февральдә, Җәлил һәйкәле янында митинг уздырылды. Митингта Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, шулай ук, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, Г.Тукай исемендәге үзәк һәм Кол Гали...
-
Бүләкнең дә була төрлесе
Кайчак бер ягымлы сүз дә алтыннардай кыйммәт тоела, ә кайчагында машина бәясе торырлык бүләкнең дә кадере булмый. Бу сүзләрне күргәч, яртыеллык лотереядә машина уйнатканнар икән дип ялгыш уйлый күрмәгез. Иң зур отыш - телевизор. Һәм ул Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы йортта яшәүче пенсионер Бәрия Зариповага чыкты. Калган 29 бүләккә түбәндәге...
-
Балаларда да пластик карточка
2015 елның языннан Түбән Кама мәктәпләрендә укучы балаларның үз пластик карточкалары булачак. Бу проектта 33 мәктәп, 1-11 классларда укучы 23770 укучы катнашачак. Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбендә бу уку елында андый карточкалар гамәлгә кертелгән инде. Чиратта - Түбән Кама һәм Яр Чаллы. «Школьная карта» мәктәпкә керү өчен пропуск ролен үтәү...
-
Медведев килеп китте
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев эшлекле визит белән Түбән Камага килеп китте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, ил хөкүмәте җитәкчесе «ТАНЕКО» компаниясендә яңа производствоны - гидрокрекинг җайланмасын эшләтә башлау тантанасында катнашты. Олы кунак үзенең чыгышында бу вакыйганың ил икътисадын үстерү өчен...
-
Балаларга - хокук ярдәме
20 ноябрьдә, бушлай юридик киңәш күрсәтү максатыннан, Россиякүләм балаларга хокук ярдәме көне уздырыла. Шул уңайдан, ятим бала һәм аларны тәрбияләүчеләр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары, караучысыз калган сабыйларны тәрбия кылучылар, асрамага бала алырга теләүчеләр һ.б. безнең Түбән Камадагы балалар йортында, 14нче лицейда һәм адвокатлар коллегиясенең 1нче филиалында балалар хокукына, тәрбиягә...
-
Сабыйларны яратучылар бәйрәме
Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, бераз соңарып булса да, үз һөнәри бәйрәмнәрен балалар иҗаты йортында зурлап билгеләп үттеләр. Түбән Камада бу тармакта эшли торган 2 меңнән артык хезмәткәрнең 50гә якыны төрле бүләкләргә лаек булды. Сабыйлар белән эшләүчеләрнең үз күңелләре дә балаларныкыдай саф, матур буладыр. Бу зал белән фойеның гына түгел, хәтта...
-
Кичә, бүген, иртәгә
Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта "кольцо" ясый башладылар. Бу урында я светофор кую, я юл хәрәкәтен көйләүче "боҗра" төзү кирәклеге турында күптәннән сүз барды. Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары көннән-көн үсә, яңа йортлар тапшырыла. Күптән түгел генә Тынычлык урамының дәвамына берничә автобус маршруты да үзгәртелде. Хәзер эте дә, бете дә...
-
Тагын агач утыртабыз
Түбән Камада "Яшел дулкын" акциясенең икенче этабы башланды. Узган ел бу акция барышында шәһәребез урамнарында шактый агач утыртылды, Бу матур башлангычны дәвам итеп, быел да 2400 агач утырту күздә тотыла. «Нижнекамская ТЭЦ"та эшләүчеләр, беренчеләрдән булып, шәһәрне яшелләндерү акциясенә кушылдылар. Алар Төзүчеләр урамында инде 30 төп каен утырттылар. Бу көздә шәһәр...
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне
Күз ачып йомган арада яшьлек, нык чаклар үтә дә китә, гомернең көзе җитә. Картлык беркемнән дә ерак йөрми, бәхете булып барып җиткәннәрне тормыш үре артында гына көтеп тора. Тормыш дилбегәсен (безнең очракта, шәһәрнекен дип аңлагыз) кулында тотучыларның өлкәннәргә мөнәсәбәтеннән чыгып, булдыклымы-түгелме икәннәре күренә. Халыкны икегә - хәлле кешеләргә һәм хәерчеләргә...
-
Автобуслар йөриячәк
4 октябрьдәге Корбан гаете бәйрәм көн булу сәбәпле, 4,5 һәм 6 октябрьдә НПАТП бакчаларга халыкны ташый торган барлык маршрут автобусларын да йөртергә җыена. Көзге бакча эшен тәмамлап бетермәгән булсагыз, белеп торыгыз 2 октябрьдән башлап, бакчаларга автоубслар "Актүбә" диспетчерлек пунктыннан иртәнге сәгать7дә кузгала, ә бакчалардан соңгы автобус кичке 5тә шәһәр ягына...
-
Рекордлар китабына кердек
15 сентябрьдә Түбән Камага елга буйлап махсус баржа белән 1377,9 тонна авырлыктагы гидрокрекинг реакторын китерделәр. Шушы уңайдан, шәһәребезгә Лондонда чыга торган Гиннесс рекордлар китабының Россиядәге рәсми вәкиле Алексей Свистунов килде. Чөнки моңа кадәр дөньяда әле беркем дә, беркайчан да елга буйлап мондый авыр йөкне алып бармаган. Һиндстанда эшләнгән бу гигант...