Сабыйларны яратучылар бәйрәме
Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, бераз соңарып булса да, үз һөнәри бәйрәмнәрен балалар иҗаты йортында зурлап билгеләп үттеләр. Түбән Камада бу тармакта эшли торган 2 меңнән артык хезмәткәрнең 50гә якыны төрле бүләкләргә лаек булды. Сабыйлар белән эшләүчеләрнең үз күңелләре дә балаларныкыдай саф, матур буладыр. Бу зал белән фойеның гына түгел, хәтта...
Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, бераз соңарып булса да, үз һөнәри бәйрәмнәрен балалар иҗаты йортында зурлап билгеләп үттеләр. Түбән Камада бу тармакта эшли торган 2 меңнән артык хезмәткәрнең 50гә якыны төрле бүләкләргә лаек булды.
Сабыйлар белән эшләүчеләрнең үз күңелләре дә балаларныкыдай саф, матур буладыр. Бу зал белән фойеның гына түгел, хәтта икенче катка күтәрелә торган баскычның да бәйрәмчә бизәлешендә чагыла иде. Лазерлы шоу-тамаша белән башланып киткән тантана барышында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин мәктәпкәчә мәгариф тармагында эшләүчеләрнең барысын да котлап, республика күләмендә ирешелгән казанышлары өчен рәхмәт җиткерде һәм җәмгыятебезнең киләчәге булган сабыйларны тәрбияләүдә уңышлар гына теләде. Үз чиратында, Айдар Рәисович залда утыручы тәрбиячеләргә һәм бакча мөдирләренә, балалар тәрбияләү буенча, һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итте. Киләсе елдан башлап, күптәннән төзелгән бакча биналары ремонтланачагын әйтеп тә сөендерде.
Һөнәри бәйрәм яхшы теләкләрсез һәм зур бүләкләрсез булмый, әлбәттә. Андыйлар арасында Райлә Миннәхмәтова (27нче бакча мөдире), Рәсилә Шәйдуллина ( 40нчы бакча тәрбиячесе), Әлфия Шиһапова (57нче бакча), Физалия Хәсәнова (64нче бакча тәрбиячесе), Гүзәл Әдиятуллина (68нче бакча мөдире), Рәмзия Закирова (69нчы бакча) һ.б. бар иде.
Татар телен өйрәнү буенча соңгы ике ел дәвамында район күләмендә уздырылган "Ана теле" конкурсында җиңү яулаган бакчалар да игълан ителде. Беренче урынны яулаган 87нче бакча (мөдире - Айгөл Сафина) 20 мең сумлык сертификатка ия булды. Икенче урынны алган 45нче бакча (мөдире - Наталья Антонова) 15 меңлек сертификат белән бүләкләнде. Өченче урындагы 33нче бакчага (мөдире - рушания Сәлахова) 10 мең сумлык сертификат тапшырылды. Ширәмәт авылындагы балалар бакчасына (Наталья Фролова) - 5000 сум күләмендә премия, ә 42нче бакчаның татар теленә өйрәтүче белгече Рушания Фәйзуллинага диплом бирелде. Аларга ул бүләкләрне мәктәпкәчә тәрбия идарәсе начальнигы Инга Баһаваиева тапшырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев