Эш кирәкме?
Әгәр дә эшсез йөрисез, яки күңелегезгә ошаган эш таба алмыйсыз икән, 8 октябрьдә иртәнге сәгать 9га халыкны эшкә урнаштыру үзәгенең 222нче бүлмәсенә барыгыз. Ул көнне биредә күрше Яр Чаллы шәһәрендәге «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте үзенә эшчеләр җыю буенча чара оештыра. Халыкка түбәндәге вакансияләрне тәкъдим итәчәкләр: автомобиль йөртүче (В һәм С категорияләре...
Әгәр дә эшсез йөрисез, яки күңелегезгә ошаган эш таба алмыйсыз икән, 8 октябрьдә иртәнге сәгать 9га халыкны эшкә урнаштыру үзәгенең 222нче бүлмәсенә барыгыз.
Ул көнне биредә күрше Яр Чаллы шәһәрендәге «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте үзенә эшчеләр җыю буенча чара оештыра. Халыкка түбәндәге вакансияләрне тәкъдим итәчәкләр: автомобиль йөртүче (В һәм С категорияләре буенча) - эш хакы 21 мең сум, әйбер һәм инструментларны комплектлаучы (айлык хезмәт хакы - 16 мең сум), транспортлаучы (17 мең 500 сум), төягеч-бушаткыч (погрузчик) йөртүче, төягеч-бушаткыч (наричтрак, анысы өчен махсус таныклык булуы шарт) йөртүче - айлык ала торган акчасы 18 мең сум, өюче-төрүче (укладчик-упаковщик) - 14 мең сум, эш бүлүче (16 мең сум), электр-газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы (тиешле белеме булу шарт) - 17 мең сум, автомобильләр буенча слесарь-ремонтчы (21 мең сум), электр җайланмаларын көйләп һәм карап торучы электромонтер (23 мең сум), кран машинисты (23 мең сум), комплекслы бригада механизаторы (21 мең сум), йөк һәм багажны кабул итүче-тапшыручы (17 мең сум), стропальщик (20 мең сум), пресслаучы (16 мең сум).
Чит шәһәрләрдән йөреп эшләүчеләр тору урыны белән тәэмин ителәләр. Белешү өчен телефон: 8(8555) 42-68-00.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев