1 октябрь 2015 яңалыклары
-
Җир кешесе көннең кадерен белеп эшли
Түбән Кама районы кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алынган. Шунысы сөенечле, барлыгы 51 мең тоннадан артык икмәк бернинди югалтуларсыз җыеп алынган. Монда, әлбәттә, җир кешесенең үз тырышлыгы белән бергә, көннәрнең коры, кояшлы торуының да файдасы булды....
-
Юлга чыксагыз...
3 һәм 4 октябрьдә, иртәнге якта Сүбәләк юлыннан машинада үтә алмаячаксыз. Сүбәләк юлында тимер терәкләрне алыштыруга бәйле рәвештә, 3 октябрьдә - иртәнге 8 сәгать 30 минуттан көндезге 10 сәгать 30 минутка кадәр, ә 4 октябрьдә иртәнге 8.30дан 11.30га кадәр бу юл транспорт өчен ябык булачак. Димәк, ураугыч юлдан йөрергә туры...
-
Эш кирәкме?
Әгәр дә эшсез йөрисез, яки күңелегезгә ошаган эш таба алмыйсыз икән, 8 октябрьдә иртәнге сәгать 9га халыкны эшкә урнаштыру үзәгенең 222нче бүлмәсенә барыгыз. Ул көнне биредә күрше Яр Чаллы шәһәрендәге «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте үзенә эшчеләр җыю буенча чара оештыра. Халыкка түбәндәге вакансияләрне тәкъдим итәчәкләр: автомобиль йөртүче (В һәм С категорияләре...
-
Көрәштә дә, йөзүдә дә сынатмыйлар
Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яңа сезонны матур җиңүләр белән башлады. Ульяновск шәһәрендә 2000-2001 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды. Анда Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды һәм моңа иң зур өлешне Түбән Кама көрәшчеләре кертте. Үз авырлык үлчәүләрендә Валентин Черепанов (50...