Күренекле язучы килә
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинованың тормышына һәм иҗат юлына багышланган «Шиңмәс чәчәкләр» дигән әдәби-музыкаль очрашу үткәреләчәк.
Очрашу барышында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артистлары тарафыннан куелган әсәрләрдән өзекләр карап, язучыга булган сорауларга җавап алу мөмкинлеге дә булачак. Әдәби-музыкаль кичә 28 апрельдә 13.00 сәгатьтә башлана. Очрашуга сезне көтеп калабыз.
Әнфисә ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев