24 апрель 2018 яңалыклары
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
Онытмыйлар
Түбән Камада Эчке эшләр министрлыгы ветераннарына багышланган бәйрәм узды.
-
Әйләнеп узарга кирәк
Түбән Кама районында Зәй – Сухрау юлын ике айга ябалар. Бу вакыт эчендә ул тулысынча төзекләндереләчәк.
-
Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
-
Иҗатыбыз – бөек Тукайга
Кыска гына гомере эчендә халкыбызның йөрәгенә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында уйланмаган, шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Ул –халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Чөнки үлемсез әсәрләрендә халкыбызның авыр язмышы, иң тирән милли-тарихи хисләре чагыла. Бүген яшәп иҗат итүче шагыйрьләр дә Тукайның яңа сыйфатларын ача, аның иҗатында үзенә якын яңгыраш таба. Газетабызның бу санында тәкъдим ителә торган шигырьләр Габдулла Тукайның туган көненә шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрдән бүләк булсын.
-
Зур тикшерү көтелә
Түбән Кама мэры Айдар Метшин җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге начальнигы, прокурор вазифаларын башкаручы һ.б. катнашты.
-
Кискен чаралар кулланылачак
16-17 апрельдә шәһәрнең кайбер микрорайоннарында, бигрәк тә шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр һавада ниндидер ят ис сизмичә калмаганнардыр. Түбәнкамалылар аны кайсыдыр химия предприятиесеннән атмосферага чыгарылган зарарлы газ дип фаразладылар. Җитәкчеләрнең узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин да шушы хакта искә төшерде.
-
«Авылда аны яраттылар»
Җирекленең соңгы ветераны дөньядан китте. Түбән Кама районының Кече Җирекле авылында туып, шунда яшәп, шунда вафат булган Кузьма Буранков авылдашлары хәтерендә көләч йөзле, мөлаем, ярдәмчел, актив кеше булып калыр. Аның турында миңа кызы Татьяна Кубышкина сөйләде.
-
Югалучылар табылган
«Лента» гипермаркеты артында 66 яшьлек Владимир Суханов мәете табылган.
-
Күренекле язучы килә
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинованың тормышына һәм иҗат юлына багышланган «Шиңмәс чәчәкләр» дигән әдәби-музыкаль очрашу үткәреләчәк.
-
Тарихыбызны онытмыйк
Әгерҗе районының Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгърифәтче бертуган Бубыйлар истәлегенә багышланган төбәкара укулар булып узды. Анда республиканың 6 районыннан 30 дан артык укучы килгән иде.