Кочакла мине
шигырь
Кочакла мине, кочакла,
Җибәрмә кулларыңны,
Куеныңда мине җылыт,
Оныттыр уйларымны
Йөрәгемне минем яндыр
Мәхәббәт белән урап.
Сөюләрең белән назла,
Бергә яшәрлек парлап.
Күзләреңдә синең сөю,
Кояш нуры яктысы.
Бирә миңа яшәү көче
Мәхәббәтнең чаткысы.
Роза Шәехова
Фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев